Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау татар үзәгенә 20 ел


Мәсгут Гаратуев һәм Фнүн Мирзаянов
Мәсгут Гаратуев һәм Фнүн Мирзаянов

Ижау шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортына татар милли хәрәкәте вәкилләре җыелды. Анда Ижауда татар иҗтимагый оешмасының 20 ел тулуына багышлан очрашу булып узды.

Ике дистә ел элек башланган эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар билгеләү – бу очрашуның көн тәртибендә иде.

Ижау шәһәре татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Фәнүс ага Газизуллин 20 ел элек милли эшне башлап җибәрүчеләрне кабат искә алды. Бүген хәрәкәткә килеп кушылган яшьләрне милли эшләрдә тагын да активрак катнашырга чакырды.
Фәнүс Газизуллин


Милли хәрәкәтне республика күләмендә оештырган, Удмуртия татар үзәгенең ун ел җитәкләгән Мәсгут ага Гаратуев беренче елларда чиновниклар белән эшләүдә авырлыкларны санап үтте. Аеруча мәгариф өлкәсендә эшне киң җәелдереп җибәрү өчен зур көрәш алып барырга кирәк булуын ассызыклады ул. Мәктәпләрдә милли телдә укыту, балалар бакчаларында тәрбия эшенә алынган ана теле укытучылары һәм тәрбиячеләргә рәхмәтен җиткерде.

Мәсгут ага Гаратуев шулай ук ике дистә ел элек Русия күләмендә беренчеләрдән булып Удмуртиядә милли мәгълүмат чаралары кыры булдырылуында да милли оешманың ролен билгеләп үтте. Барлык тармакларда бер гаилә булып эшләгән оешманың һәр әгъзасына рәхмәтен белдерде. Горурланып, 20 ел элек чәчкән орлыкларның уңышы мул булуын билгеләде Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгут ага Гаратуев.

Вәсилә Хәкимова
Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең бүгенге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов әлеге кичәдәге чыгышларга нәтиҗә ясаган, һәм киләчәккә эш юнәлешен билгеләгән.

Удмурт дәүләт университетында һәм Ижау шәһәренең педагогика көллиятендә татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова да милли хәрәкәттә ике дистә ел. Ул Татарстанның Әгерҗе төбәгендә дә милли үзәкне оештыручылар арасында булуын әйтте. “Гаяз Исхакыйлар башлаган милли эшне дәвам итүем белән горурланам”, дип билгеләп үтте Вәсилә Харис кызы үз чыгышында.

Милли хәрәкәтнең оешуына 20 ел тулу уңаеннан оештырылган кичәдә Татарстаннан танылган шагыйрә Нәҗибә Сафина да катнашты. Нәҗибә ханым Удмуртиядә гомер итүче татарлар тормышы белән таныш. Милли оешмалар эшенә югары бәя бирде.
Нәҗибә Сафина


Кичәдә милли хәрәкәт әгъзалары чыгышлары үзешчән сәнгать осталары башкаруында җырлар, биюләр белән уралып алып барылды. Әйтергә кирәк, өлкән буын сәхнә осталарыннан яшьләр бердә калышмады. Аларның чыгышларын залга җыелган халык җылы кабул итте.

XS
SM
MD
LG