Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ тарафдар илләрен тынычландыра


АКШ вице-президенты Джо Байден Үзәк Европага сәфәр башлады. Ул тарафдар илләр белән яңа ракета калканы турында сөйләшүләр үткәрә.

Вашингтон үзенең Европадагы тарафдарларын Русия белән мөнәсәбәтләрне “сүндереп-кабызу” сәясәте алар хисабына булмаячак, дип ышандырырга тырыша. Байден сәфәренең төп максаты шуннан гыйбарәт дияргә була.

Чәршәмбедә Байден Варшауда Польша рәсмиләре белән очрашып, Вашингтонның ракета калканын үзгәртү нияте Польшаны кире кагуны аңлатмый, дип ышандырды.

Польша катнашырга әзер

Байден белән сөйләшүләрдән соң, Польша премьер-министры Дональд Туск, Польша Американың яңа саклану системында катнашырга әзер дип белдерде:

Дональд Туск
“Польша бу яңа проектны, ракеталардан саклану системын бик кызыклы һәм кирәкле дип күрә. Без анда кирәгенчә катнашырга әзер.”

Көнчыгыш Европаның элекке коммунист илләре, Вашингтон Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен яхшыртса, бу аларның мәнфәгатенә зыянга булачак, дип борчыла.

Аларны бигрәк тә американ президенты Барак Обаманың Европада ракета калканын үзгәртү карары борчуга салды.

Элекке президент Джордж Буш идарәсе алга сөргән ул план нигезендә Польшада ракеталар һәм Чехиядә радар урнаштыру каралган иде.

Әлеге калкан Иранның еракара ракеталарына каршы дип уйланды. Әмма Иранның андый ракеталары якын арада булмаячагы ачыклангач, Обама саклану системын үзгәрергә карар итте.

Яңа систем Иранның урта һәм кыскаара ракеталарына каршы тору өчен булачак. Аның беренче өлешен диңгез карабларына урнаштыру күздә тотыла. Ягъни, ул бер урынга бәйләнмәгән, хәрәкәт итүчән булачак дигән сүз.

Системның беренче өлеше 2011 елга әзер булырга тиеш. Икенче этапта аңа җир өсте ракеталары өстәләчәк. Менә шуларны әлеге дә баягы Польша белән Чехиягә урнаштыру күздә тотыла. Польша премьеры бүген нәкъ менә шуңа әзерлек белдерде.

Моннан тыш, Польша рәсмиләре үзләрендә Американың Пэтриот системын да урнаштырырга тели. Илнең саклану куәтен арттыру өчен. Буш идарәсе моңа ризалыгын биргән иде.

Европа Русиядән курка

Польша һәм Чехия рәсмиләре үз җирләрендә американ ракеталарын һәм радарларын урнаштырып, Мәскәүнең ихтимал янавыннан иминрәк булырбыз дип өметләнә. Бу илләрдә Русиядән өркү хисләре әле дә бар.

“Бу психология мәсьәләсе, – ди ракета калканы турында китап авторы Франтишек Шульц. – Поляклар да, чехлар да иминрәк булырга тели, алар үткән тарихны, советларның басып керүләрен хәтерли. Алар Русиядән әле дә курка.”

Обаманың ракета калканын үзгәртү нияте турында ишеткәч, Польша һәм Чехия рәсмиләре аны Мәскәү алдында чигенү дип бәяләде.

Туск белән Байден
Европага сәфәр чыгар алдыннан Байден Польшаның Rzeczpospolita газетына әңгәмә биреп, Вашингтон Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы тарафдар илләренә зыян китерердәй бер генә килешү дә имзаламаячак, дип ышандырды.

Берүк вакытта ул Русия белән мөнәсәбәтләр яхшыртуны да яклап чыкты, бу Европаның иминлеге өчен файдага булачак, диде.

Польшадан соң Байденның Романия, аннары Чехиягә килүе көтелә.

Бу инде аның икенче шундый сәфәре. Июль аенда Байден Грузия һәм Украинада булып кайткан иде.
XS
SM
MD
LG