Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкем ителгән Райлә Бадамшина эшләре


Райлә Бадамшина тырышлыгы белән төзекләндерелгән чишмәләрнең берсе
Райлә Бадамшина тырышлыгы белән төзекләндерелгән чишмәләрнең берсе

Ришвәтчелектә гаепләнеп һәм шуның өчен 6 елга шартлы рәвештә бирелгән район мәхкәмәсе карары белән килешмәгән Шарлык районы Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина кассация шикаяте белән Оренбур мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Инде Райлә Бадамшинаның шикаяте буенча өлкә хөкеме утырышы Оренбурда ноябрь аенда үтәчәк. Аның авылда алып барган эш юнәлешләре дә төрле.

Узган гасыр ахырында әлеге авылның Ленин колхозы миллионер була. Бу вакытта Райлә Бадамшина мәктәптә укытучы булып эшли. Әмма заманалар үзгәрә: миллионер булган колхоз бөлгенлеккә төшә, авыл клубы яна. 2006 елны укытучы авыл хакимияте башлыгы итеп сайлана. Яңа башлык җиң сызганып эшкә керешә.


Иң элек ул авылда Казанның Яңа гасыр каналын булдыруга ирешә. Хәзер инде 12 ел элек янган мәдәният йортын төзүгә кереште. 3 ел эчендә авыл яхшы якка танымаслык булып үзгәрде. Эшегезне нинди юнәлешләрдә алып барасыз, дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:

“Иң беренче төп эшем: мәктәпләрдә татар теле дәресләрен саклап калырга ирешү, күбрәк дәресләр булдыру. Без татарлар булырга, берләшергә тиеш, татар теле укытылырга, түгәрәкләр булырга тиеш. Татарстан авылларыннан калышмыйча татар авыллары да үз телен, гореф-гадәтләрен, бердәмлекне саклап калырга тиеш. Безнең авылда 1000 якын кеше яши. Бәләкәй авылны да кимсетмибез.


Күрше Үрнәк исемле авыл да безнең авылга карый. Анда 200-ләп кеше яши, мәктәбе, клубы, медпункты бар. Бу авылны да карыйбыз. Татар конгрессының да төп мәсьәләсе – зур авылларны гына түгел, ә кечкенә авылларны да саклап калу. Бу авыл үзенең татар авылы икәнен белдереп яшәргә тырыша. Мин бу мәсьәләне дә чишкәнмен дип уйлыйм. Икенче проект – авыл мәдәнияте йорты да төзелә башлады", диде Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина.

Соңгы вакытта гына авыл халкы ярдәме белән авыл тазартылды, агачлар утыртылды. Җимерек кое урынына самавыр кебек су ала торган урын барлыкка килде. Чишмәләр чистартылып, алар тирәсендә әкияттәге кебек матурлык пәйда булды. Райлә Бадамшина күз яшьләре аша: "Шул кадәр тырышып эшләп тә, мин кемгә ярамадым икән”, диде.

XS
SM
MD
LG