Accessibility links

Кайнар хәбәр

Eфәк юлы әфьюн юлына әйләнәме?


БМОның Наркотик һәм җинаятьчелек белән көрәш бүлеге чыгарган хисапта әфьюнның Үзәк Азия аша дөньяга таралуына игътибар юнәлдерелә.

БМОның Наркотик һәм җинаятьчелек белән көрәш бүлеге 21 октябрьдә Үзәк Азиядән алып Русиягә һәм аннан Якын Көнчыгышка кадәр дөньяда 15 миллионнан артык наркоман булуын, әфьюнның дөньяда ничек таралуын тикшергән хисабын чыгарды.

Террорчы яисә гыйсьянчы төркемнәр гадәттә бу хәрәм сәүдәдән беренче булып файда алырга тырыша. Русиядә аңа булган ихтыяҗ исә бу сәүдәне көннән-көн арттыра.

Наркотик белән көрәш тырышлыкларында еш кына хата кылына дигән нәтиҗә ясала хисапта.

Хисапны тәкъдим иткән Валтер Кемп, нәтиҗәнең куркыныч яклары турында кисәтә. Ул наркотик әйләнешенең әкренләп башка җирләргә күчә алачагы турында фаразлый.

"Террорчылык, җинаять һәм наркотик арасындагы бәйләнеш күпчелек Әфганстан һәм Пакстан кебек илләрдә тарала дигән караш бар. Ләкин хәзер бу күренеш Үзәк Азия илләрендә дә күзәтелә", ди.

Наркотик базарының 30% дөньяга Үзәк Азия илләре аша тарала. Русиягә кергән әфьюнның 5% шулай ук Үзәк Азия аша килә.

БМОның Наркотик һәм җинаятьчелек белән көрәш бүлеге, Үзәк Азия илләренә җинаятьчелек, гыйсьянчы хәрәкәт һәм наркотик кебек тискәре күренешләр төбәктәге Үзбәк дини хәрәкәте һәм башка экстремист төркемнәр тәэсирендә таралуын алга сөрә.

Наркотиктан кергән акча башта сугыш башлыкларына һәм гыйсьянчыларга китә. Керемнең елына якынча 200-400 миллион доллар күләмендә булуы фаразлана.

Балтер Кемп Русиянең героин базарында зур өлеше булуын да искә төшерә:

"Үзәк Азия аша 90 тоннадан артык героин дөнья базарына тарала һәм моның зур өлеше Русиядә кала", ди ул.

Героин кулланганнар саны көннән-көн арта. Русиядә елына 30-40 мең кеше наркотик куллану сәбәпле үлә дип фаразлана. Бу сан Кызыл Армиянең Әфган сугышында югалткан хәрбиләр санына тиң диярлек.

Иранда 1 миллион наркоман бар. Иран дөньядагы наркоманнар саны иң тиз арткан илләрнең берсе.

БМОның Наркотик һәм җинаятьчелек белән көрәш бүлеге наркомания сәбәпле Үзәк Азиядә HIV, ягъни ВИЧ вирусын йоктырганнар санының артуын белдерә.

Кемп наркомания белән көрәштә һәр ил үз эчендә бу проблемны хәл итә алмый дип өсти:

"Барлык илләр үз эчендәге проблемы белән көрәшкәндә, башка илләр белән дә хезмәттәшлек итәргә тиеш. Чөнки бу бер илгә хас түгел, наркотик сатышы бер илдән икенчесенә күчә", ди ул.

Хисап наркотик сәүдәсе Үзәк Азиядә көннән-көн үсә дигән кисәтү белән тәмамланган. Әгәр бу хакта чаралар күрелмәсә, элек мәдәниятләр һәм илләр байлыгын ташыган данлыклы ефәк юлының тиздән әфьюн юлына әйләнәчәге турында борчулар бар.
XS
SM
MD
LG