Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Романиягә рәхмәт белдерә


АКШ вице-президенты Дҗо Байден Көнчыгыш Европа илләрен Молдова, Грузия һәм Украинадагы яшь демократияләргә тотрыклылыкка ирешергә ярдам итәргә чакырды.

Бухарест университеты китапханәсендә чыгышында Байден шулай ук Әрмәнстан, Азәрбәйҗан һәм Беларуста да бик күп эш алып бару кирәк диде.

АКШ вице-президенты Әфганстанга гаскәрләр җибәргән һәм АКШның үзгәртелгән ракета калканы планын яклаган өчен Романиягә рәхмәт әйтте.

Әфганстанда Романиянең 1 меңнән артык хәрбие бар.

Чәршәмбе Польшада булган Байден 3 көнлек Европа сәфәрен җомга көнне Чехиядә тәмамлый.
XS
SM
MD
LG