Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар каршылык чарасына чыкты


Медведев килү сәбәпле, Казан эшмәкәрләре пикеты тыелган иде. Әмма шуңа да карамастан алар урам чарасына чыкты.

Пикет Казан ратушасы яныннан 200 метрда үтте. Нәкъ ратушада җомга көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Физкультура һәм спортны үстерү Шурасының утырышын үткәрде.

Эшмәкәрләре пикетка чыгуны сорап Казан хакимиятеннән алдан ук рөхсәт сораган булган. Әмма аларга җыенны уздыруны кичектерергә - 30 октябрьгә күчерергә кушканнар.

Медведев игътибар итмәсме

Киоскларның лицензияләрен озайтмаудан аптыраган, бер-бер артлы узучы тикшерүләрдән туйган эшмәкәрләр исә пикетны нәкъ Медведевнең игътибарын җәлеп итәр өчен үткәрергә теләүләрен әйтә. Бәлкем аларның моң-зарына, ниһаять, хакимият колак салыр дип өметләнде.

Эшмәкәрләргә шулай ук Универсиада корылмаларын төзүгә каршы булган берничә эколог һәм оппозиция партиясе вәкилләре дә кушылды. Ә үз йортларының ташландык хәленнән зарланырга килгән әбиләрне милиция инде килгәндә ук туктаткан. Һәм алар пикет урынына килеп җитә алмаган.

Шулай ук урам чарасында Казан эшмәкәрләр берлеге рәисе дә булмаган. “Комсомольская правда” эшмәкәрләр сүзенә таянып язуынча, Егор Макаров һәм аның хатынын инде иртән үк милиция бүлекләренең берсенә алып киткәннәр.

Берлекнең әгъзасы Игорь Веселов та аңа каршылык тудырырга тырышуларын әйтә. “Ишек алдыннан чыкканда юлны бүлергә тырыштылар. Әмма мин чыгып өлгердем”, ди ул.

Йөреш булмады

Урам чарасына 100дән артык кеше җыелды. Алар кече һәм урта эшмәкәрлек оешмасы байраклары һәм шигарьләре тотып каршылык йөреше уздырмакчы иде.

“Безгә кешечә карасалар каршылык белдереп чыкмаган да булыр идек”, диде алар.

Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин халыкны тынычыландырырга тырышты.

“Без сезнең проблемаларыгызны беләбез, барысы да тиздән хәл ителәчәк, хәзер сезгә таралу яхшырак”, диде ул.

Әмма эшмәкәрләр инде йөрешкә әзерләнә башлады. Алар Дзержински-Пушкин-Уң болак урамыннан Ярминкә мәйданына юл тотмакчы иде. Ләкин милиционерлар рәт-рәт төзелеп басу сәбәпле, аларга Дзержински урамыннан чыгып китү мөмкин булмады.

Пикетчыларны әгәр берәр милиция хезмәткәренә зыян килсә, без чаралар күрәчәкбез дип кисәттеләр. “Сезнең оештыручыларыгызга карата җинаять эше кузгатылачак”, диелде.

Эшмәкәрләр милиционерлар белән каршылыкка керергә теләмәде һәм кабат үзләренең җыелган урынына әйләнеп кайтып тиздән таралды.
XS
SM
MD
LG