Accessibility links

НАТО Әфган көчләрен өйрәтүне тизләтергә чакыра


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен оешмада әгъза булган илләрне Әфган иминлек көчләрен өйрәтүне тизләтергә чакырды.

Словакия башкаласы Братиславада НАТО илләре саклану министрлары очрашуыннан соң Расмуссен шулай ук Әфганстанга салынган тырышлыкларны исәпкә алып, НАТО анда 7 ноябрьдәге икенче тур президент сайлаудан соң төзеләчәк яңа хөкүмәттән коррупциягә каршы ныграк көрәшүне һәм нәтиҗәлерәк эшләүне таләп итәргә хаклы диде.

АКШ президенты Барак Обама идарәсе Әфганстанга өстәмә меңнәрчә АКШ хәрбие җибәрү мәсьәләсен карый.
XS
SM
MD
LG