Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта дуңгыз кизүенә каршы гадәттән тыш вәзгыять


АКШ президенты Барак Обама дуңгыз кизүенә каршы илкүләм гадәттән тыш вәзгыять игълан итте.

Җомга көнне АКШ хакимиятләре бу авырудан илдә 1 меңнән артык кешенең үлүен, 20 меңнән артык кешенең хастаханәгә салынуын белдергән иде.

Гадәттән тыш вәзгыять тәртибе авырулар кисәк артып киткәндә хастаханәләргә кайбер федераль таләпләргә буйсынмыйча эш итүне җиңеләйтәчәк.

Дөньяда дуңгыз кизүеннән үлүчеләр саны 5 меңгә якынлашкан.
XS
SM
MD
LG