Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта 2 шартлау 99 кешене үтерде


Багдадта 2 көчле шартлау нәтиҗәсендә, рәсмиләр әйтүенчә, кимендә 99 кеше һәлак булган.

Бер шартлау юстиция министрлыгы бинасына зур зыян китерде. Икенче бомба губернатор идарәсе янында шартлап зур гына янгынга сәбәп булды.

Ике урында да бомбалы машина шартлаган. Әлегә бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

Рәсмиләр бу әл-Каидә яки Гыйракта тыелган, элек хакимияттә булган Баат фиркасе гамәлләренә охшый ди.

2 ай чамасы элек Гыйракның тышкы эшләр һәм финанс министрлыклары каршында 2 шартлау йөзгә якын кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG