Accessibility links

Амурдагы Комсомольскида татар мәдәнияте көне үтте


24 октябрьдә Амурдагы Комсомольскида татар мәдәнияте көне үтте. Аны шәһәр мәдәни бүлеге белән берлектә шул җирлектә эшләүче милли үзәк һәм Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы оештырды.

Чара Комсомольскиның Николай Островский исемен йөрткән үзәк китапханә бинасында узды. Китапханә түбәсендә Татарстан әләме җилферди, керер ишек өстенә зур хәрефләр белән «Рәхим итегез!» дип язылган. Шулай ук бина яшел, ак, кызыл төсле һава шарлары белән бизәлгән, ишегалдында җиз самовар кайнап утыра, тирә-якка татар моңы агыла...

Китаплар күргәзмәсе

Фойеда җирле татар рәссамнарының эшләре урнаштырылган, шушында ук милли үзәк, шәхси китапханәләр һәм шәһәр китапханә фондыннан бөртекләп җыелган китап журналлар тезеп куелган. Чара кысаларында татар милли киемнәре һәм ашлары күргәзмәсе дә оештырылды.

80 яшьлек Мәрьям апа

Ни кызганыч, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә татарлар күптән инде башка милләт рухында тәрбияләнә. Руслашу мондагы татарларның туган телен, татар тарихын, мәдәниятен белмәвендә чагыла. Шулай да, соңгы елларда милли тормыш бераз җанланып китте, татарларда тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр белән кызыксыну уянды. Үткән шимбә шәһәрдә беренче мәртәбә оештырылган мәдәният көненә дә татарлар күпләп җыелды. Бәйрәмгә килүчеләрнең иң яше сигез айлык Полина булса, иң өлкәне - сиксән яшьлек Мәрьям апа иде.

8 айлык Полина әнисе белән

Комсомольскида үткән татар мәдәнияте көне программасы тирән эчтәлекле һәм бик кызыклы итеп әзерләнгән. Бәйрәм программасын шәһәрнең крайны өйрәнү музее хезмәткәре Оксана Гайнетдинова алып барды. Чарада чыгыш ясаган Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдулин халык алдында кыска гына хисап тотты, соңгы елларда татар иҗтимагый оешмасы үткәргән чараларга тукталды, татарларны милли тормышта тагын да активрак катнашырга чакырды. «Без бай мираслы халык. Тарих, әдәбиятебезне, телне өйрәнеп кенә татар булып кала алачакбыз», дип фикерен белдерде ул.


Бәйрәмне алып баручы Оксана Гайнетдинова татарларның кайчан, нинди сәбәпләр белән Ерак Көнчыгыш төбәкләренә килеп урнашу тарихы турында сөйләде. Музыка белгече Юлия Яковлева татарларның бию һәм җыр сәнгате үзенчәлекләре белән таныштырды. Уку залы мөдире Людмила Титова татар әдәбиятенең бөек шәхесләре иҗатын яктыртты.


Комсомольскиның сынлы сәнгать музее фәнни хезмәткәре Евгения Быкова исә татар рәссамнары иҗатына тукталды. Чыгышлар концерт номерлары белән аралашып барды. «Цветные сны» дип аталган ансамбль солистлары Кирилл Вәлиулов һәм Диана Шилле искитәрлек матур итеп татар биюен башкарды, Халисә апа сыздырып гармунда уйнады, «Рассвет» бию ансамбле кызлары чыгышын да халык алкышларга күмеп каршы алды.


Соңрак бәйрәм урамга күчте. Халык кайнап торган самовардан эссе чәй агызып милли ризыклардан авыз итте. Теләгәннәр аяклары талганчы татарча биеде, төрле уеннарда, ярышларда катнашты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Амурдагы Комсомольскида татар мәдәнияте көне онытылмаслык бәйрәм булып үтте.

XS
SM
MD
LG