Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгодонскида гадәттән тыш хәл саклана


Ростов өлкәсе Волгодонски каласында гадәттән тыш хәл режимы саклана. Шәһәрдә һаман да эчә торган һәм техник максатларда куллана торган су юк. Ростов өлкәсендәге радио хәбәрчесе әйткәнчә, Волгодонскида инде 3нче көн су юк. Шәһәрдә 170 меңләп кеше яши, алар сәгатьләр буе су машиналары, койлар янында чиратларда тора. Кайсеберләре суны сатып алырга мәҗбүр.

Шәһәр хакимиятләре су саклагыч җылы һава һәм циклон аркасында су үләне белән тулды дип аңлата. Шушы үлән аркасында су чистаркычлар тыгылган, дип хәбәр ителә. Башка чыганаклар, су чистарту корылмаларын инде күптәннән алыштырырга кирәк иде, дип яза.
XS
SM
MD
LG