Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер Идел аша яңа күпер ачу тантанасына әзерләнә


Төзелешнең иң кызган чагы, июнь 2009 ел
Төзелешнең иң кызган чагы, июнь 2009 ел

Ул бик тә озак төзелгәнгәме инде, тантана да киң күләмле булырга ошый. 6 ноябрьгә билгеләнгән чара, оештыручылар ниятенчә, югары рухта узарга, төзелеш вакыты кебек үк истә калырлык гомум бәйрәмгә әйләнергә тиеш.

Башта иң мөһим кунаклар турында. VIP диләр инде, заманча. Бу күперне бик мөһим зур чара дип саныйлар, күрәсең: тантанага илнең иң югары җитәкчеләре дә чакырулы, ди. Һәрхәлдә, җирле җитәкчеләр шуңа өметләнә килде. Ләкин ни президент Медведев, ни хөкүмәт башлыгы Путин килмәсләр, дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәли. Мәскәү делегациясен вице-премьер Сергей Иванов җитәкләр, дигән фараз да бар. Ә транспорт министры Игорь Левитин һәм түбәнрәк дәрәҗәле кунаклар килүенә әллә ни шик юк та кебек.

Дөрес, Медведевның килүе турында да фаразлар ишетелә. Ләкин бу турыда әллә ни сүз куертылмый, чөнки аның килүе юлында да оппозиция аның белән очрашырга теләр, имеш. Тик бу фаразның да төплелеге бик шикле. Ә күпернең ачылуы уңаеннан олуг бәйрәм оештырылачагына шикләнүчеләр юктыр да.

Күпер төзүгә 21 миллиард рубль акча тотылган – һәм бәйрәменә дә шул кадәр үк сарыф ителер, диярсең. Һәрхәлдә, әзерләнү чаралары шундый фараз да тудырырлык. Мәскәү кунакларын ипи-тоз белән каршылау өчен 7 олуг каравай әзерләнәчәк. Тасманы кисү алдыннан архиепископ Прокл җитәкчелегендәге олуг молебен белән күпер “изгеләштереләчәк”. Мөселманча дога кылу турында сүз ишетелмәсә дә.

“Изгеләштерелгән” күпер аша соңрак беренче мәртәбә автотехника парады узачак. Аны һавада очкычлар, суда кораблар үз фатихалары белән озатып барачаклар. Күпер үзе генә түгел, аннан ерак түгел генә урнашкан утрау да бәйрәмчә бизәләчәк.
Бәйрәм сценариендә кырыс өлешләр дә бар. Мәсәлән, күпер аша “Дулкын өстеннән йөгерүчеләр” дигән чара. Димәк, алар да “хыялый” Александр Гринның дулкыннар өстеннән йөгерүчесе Фрези Грант дәрәҗәсенә үсәләр, булып чыга.

Тик шунысы бар: 6 ноябрьдә әллә ни җылы булмас кебек. Куйбышев сусаклагычы аркасында Идел бик нык киңәйтелгән. Күпернең озынлыгы да 5 ярым чакрымнан артыграк. Әгәр бу ярыш эстафета сыманрак булса, катнашучылар күпердә өшемәсләрме? Тасманы кисәр өчен чакырылган Мәдәният училищесы балериналарына да салкын һава бик үк килешеп бетмәс кебек. Хәер, эстафетада катнашучыларны кызганып, күпер аша мотоцикллар гына җибәрерләр, дигән фараз да бар.

Шулай итеп күперне ачкач, кунаклар Ленин мемориаль үзәгенә тантанага киләчәкләр. Биредә зур концерт һәм VIP кунаклар өчен бәйрәмчә фуршет булачак, ди. Ә шәһәр халкына кичен Ленинның 100 еллыгы исемендәге мәйданда олуг концерт тәкъдим ителәчәк. Әлбәттә инде фейерверк һәм лазерлы тамаша белән. Шунда ук гомум биюләр дә көтелә.

Киләсе атнада репетиция башланачак, ди. Һәм кунаклардан кемнәрнең килүенә карап, VIP фуршет өчен каравайлар санын ачыклау да.
XS
SM
MD
LG