Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Очрашу» радио тапшыруларына 20 ел


Ирек Хисаметдинов
Ирек Хисаметдинов

Егерме ел элек 1989 елның өченче ноябрендә «Удмуртия» телерадиокомпаниясенең радио эфирында яңа тапшыру яңгырады.

Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап кайткан яшь егет Ирек Хисаметдинов татар телендә «Очрашу» тапшыруын әзерләп, беренче тапкыр эфирга чыкты.

Татар телендә тапшыру булдыруда Ижау татар иҗтимагый үзәгенең тырышлыгы бихисап. Үзәк әгъзаларының телерадиокомпаниянең җитәкчеләре белән сөйләшүләре нәтиҗәле булды. Удмурт радиосы штатына татар журналисты Ирек Хисаметдинов кабул ителде.

1989 елның 3 ноябре татар тапшыруының туган көне буларак Удмурт радиосының тарихына кереп калды.

Ирек Хисаметдинов 20 элек Ижауда татар үзәге оештырылуы һәм аның иң мөһим адымнарының берсе буларак татар мәгълүмат чараларын оештыру дип билгеләде. Удмуртиядә гомер итүче татар халкын уятуда радио тапшырулары зур роль башкарды, дип басым ясады Ирек Хисаметдинов.

Яшь журналист беренче тапшырулардан ук үзенә якын булган мөһим темаларны билгеләп үтте - ислам динен кайтару, татар халкы тарихын үзләштерү, туган телебезне саклап калу.

Ирек Хисаметдинов егерме ел элек башлаган эшебез үзенең нәтиҗәсен бирде, дип ассызыклап үтте. Беренчедән, халык дингә мөрәҗәгать итә башлады. Икенчедән, дин белән бергә ана телебез дә кулланышка кайтарыла, дип билгеләде. Бу үз чиратында халыкның үзаңы үсүен күрсәткән бер дәлил диде Ирек Хисаметдинов.

“Очрашу” тапшыруларына башта эфирга аена бер тапкыр чыкса, соңрак атна аралаш, ә бер елдан соң 30 минутлык атналык тапшыруга әверелде.

1994-1996 елларда “Очрашу” радиожурналына хәтта атна саен 40 минут вакыт бирелде. Тапшыруның геройлары Удмуртиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез, укытучылар, татар сыйныфларында укучы балалар, милли хәрәкәт вәкилләре булды, танылган шәхесләр булды.

1996 елда Удмуртия радиосының FM дулкыннарында “Ингур” радиостанциясе эшли башлагач, “Очрашу”ның “Юлдашы” да барлыкка килде. Ул ял көннәрендә туры эфирда алып барылды. “Юлдаш” чыгарылышларының төп темасы әдәби-музыкаль тапшырулар иде. Бер сәгать дәвамында тыңлаучыларга республикада яшәп иҗат итүче авторлар, Татарстан язучылары, шагыйрьләренең әсәрләре, халкыбыз җырлары белән танышу мөмкин булды.

Кызганыч, Удмурт радиосында 2005 елда кыскартулар булып узуы сәбәпле, “Ингур” радиосы ябылды. “Очрашу” радиожурналы да 15 минутлык информацион тапшыру булып калды. Ул атна саен пәнҗешәмбе иртәсендә эфирда яңгырый.

Удмуртия дәүләт телерадиокомпаниясе Бөтенроссия телерадиокомпаниясенә керә. Тиздән радио FM ешлыкларга күчерелер дип көтелә. Бәлки, аның эфир вакыты да артыр, татар телендәге тапшырулар да элеккегечә кичләрен ярты сәгатьлек булып яңгырар дип ышанасы килә.
XS
SM
MD
LG