Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда уникаль документ табылды


30 октябрь – золым корбаннарын искә алу көне. Сталин имзасы белән үлемгә хөкем ителгән 920 кеше исемлегеннән торган документ табылды.

Оренбур төбәгенә караган мөһим тарихи вакыйга булды бу. Шәһәр музеенда уникаль документ барлыкка килде – үлемгә хөкем ителгәннәрнең Сталин исемлеге.

Әлеге исемлектә 920 фамилия, ә золым корбаннары фамилияләре астында Иосиф Сталинның имзасы тора. Исемлектә мөселман фамилияләре дә бар. Бу инде Сталинның кешеләр ату белән җитәкчелек итүенә тагы бер дәлил.

Оренбур өлкәсендә 28 мең кеше репрессияләнә, шуларның 7100 атылып Урал елгасы аръягында күмелә.


Тарихчылар тарафыннан табылган исемлекне ачуга ук Политбюро әгъзаларының имзалары күзгә ташлана, ә иң өстә Сталинныкы тора.
Репрессияга дучар ителгәннәрне 3 төркемгә бүлгәннәр: атарга хөкем ителгәннәргә, 7- 10 елга ирекләреннән мәхрүм ителгәннәргә һәм сөргенгә җибәрелүчеләргә . Халык башлыгы үз имзасын тик беренче исемлек астына гына куйган.

Атуга хөкем ителгән оренбурлар исемлегенә килгәндә, анда Коганович имзасы дә бар. Шулай ук Оренбурның бер урам исемен йөрткән Ворошилов имзасы да тора.
XS
SM
MD
LG