Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә сәяси корбаннарны искә алу көне үзенчәлекле узды


Быел исә корбаннарның истәлеген саклаучы балаларын, оныкларын түрәләр үзләре үк митингка чакырганнар.

Гадәттә, аны 3 тараф – һәркем үзенчә оештыра иде. Хакимият әһелләре 10 сәгатьтә чәчәк бәйләмнәре куеп китә, алардан соң 12дә элекке сәяси корбаннарның балалары, оныклары ата-бабаларын искә алалар иде. 14 сәгатьтә исә бүгенге җәберләүләрне туктатуны таләп итүчеләр.

Быел исә корбаннарның истәлеген саклаучы балаларын, оныкларын түрәләр үзләре үк митингка чакырганнар. Хәтта аларның оештыручыларын чакырып, 25 кешедән дә ким булмасын, дип тә өстәгәннәр.

Халык чынлап та күп иде. Берничә кешегә “Бүгенге чара сезнең өчен нәрсә ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
“Без киләчәк буынга менә шундый явызлыклар булганын һәм алар кабатланмасын өчен тырышу кирәклеген аңлатырга тиешбез; Бу – ата-баларыбызның Сталин режимы корбаннары булганын искә төшерү көне; Әтиемне 1938 елда 58 мәдда буенча үтерделәр. Ул Ленинградта машинист ярдәмчесе булып эшли иде”, диде ул.

Митингны өлкәнең Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Галина Сөләйманова ачып җибәрде: “20нче гасыр башында безнең өлкән буын бихисап кайгы-җәберләүләр кичерде. Революция, гражданнар сугышы, ачлык-таланулар, авыл халкын коллективлаштырып талау, җимерек илне торгызу… Мондый фонда иң каһәрлесе - Сталин репрессияләре булды”, диде.

Митингка бүгенге ризасызларны чакырмаганнар да. Хәер, монысы гаҗәп тә түгел: карашлар капма-каршы ич. Хакимият элекке гаделсезлекләр турында гына сүз йөрткәндә – алар күбрәк бүгенге сәяси тоткыннарны да күз алдында тоталар. Һәрхәлдә, шигарьләре шуны күрсәтәләр.

“30 октябрь – сәяси тоткыннар һәм сәяси корбаннарны искә алу көне”, “Сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итәбез!”,
Шигарьләр арасында моннан да явызраклары бар.

“ФСБ сторожлары – Русиядә милләтара дошманлык тудыручылар!”
Башкачарак сөйләүчеләр 1937 елда – халык дошманы, шпионнар иде. Башкача хәрәкәт итүчеләр 2009 елда – экстремист, террорист, уголовниклар.

СССРга ни булды? – Ул “Правда”га батты.
Русия хәзер нишли? – Ул ялганда бата бара.

Ә менә берсе Путин-Медведев тандемының бүгенге торышына карата язылган: “Гражданнар! Өстәге икәүнең үзара килешеп эшләвен Алладан сорагыз! Юкса Россия системасы сазлыкка батачак!”

Тагын бер шигарь игътибарга лаектыр. Тарихка кереп калган өтерсез “Казнить нельзя помиловать” дигән гыйбарә үрнәгендә “Вперед нельзя назад” дигәне. Моны ил җитәкчелегенең халыкны нәрсәгә һәм кая өндәвен ачыклый алмауга ишарә, дип аңлаттылар пикетчылар. Берничә шигарьне әзерләгән Мөнир Насыйров “Синең өчен нәрсә ул – 30 октябрь” дигән сорауга менә нинди җавап бирде.

“Рәсми рәвештә бу – Хәтер көне дип аталса да, без бу көнне, 1974 елдагыча, Сәяси тоткыннар көне, дип саныйбыз. Шуңа күрә, элекке корбаннарны искә алу гына түгел – аларның эшен дәвам итү тырышлыгы да булып чыга”.

Махсус хезмәтләр тырышлыгы аркасында байтак авырлыкларга дучар булган Сергей Крюковтан “Син үзеңне сәяси җәберләнгәннәр рәтендә дип санамыйсыңмы?” дип сораган идек. Юк икән: “Дөрес, хакимият тарафыннан Конституциягә сыймаган гаделсезлекләр татып карарга туры килде. Ләкин совет чоры террорына дучар булганнар белән үземне чагыштыра алмыйм. Совет чоры сыйфатлары бүгенге хакимияткә хас булса да, шул ук ысуллар кулланылса да. Чөнки барыбер совет чоры вәхшилегенә үк барып җитмәделәр әле”, диде бүген дә җәберләнүче Сергей Крюков булды.
XS
SM
MD
LG