Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи: Хөкүмәттә барлык әфганнар булачак


Тагын 5 елга Әфганстан президенты итеп сайланган Хәмит Карзаи яңа хөкүмәттә барлык әфган вәкилләре булачагын белдерде.

Бүген Кабулда чыгыш ясап Карзаи шулай ук Әфганстандагы коррупцияне бетерергә вәгъдә итте.

Дүшәмбе көнне Әфганстан үзәк сайлау комиссиясе 7 ноябрьгә билгеләнгән икенче тур президент сайлавының булмаячагын белдереп Хәмит Карзаиның яңадан президент булып сайланганлыгын игълан итте.

Узган якшәмбедә Карзаиның көндәше, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла икенче тур сайлауның гадел булмаячагын әйтеп көрәштән баш тартуын белдерде.
XS
SM
MD
LG