Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа чит ил паспорты сораучылар искесен тапшырмаячак


Русия ватандашлары чит илгә йөрү өчен яңа паспорт сорап мөрәҗәгать иткәндә искесен калдырырга тиеш булмаячак.

Бу турыда канун өлгесен Дәүләт Думасы сишәмбе беренче укуда раслады.

Хәзерге канун нигезендә, чит илгә чыгу өчен яңа паспорт сорап мөрәҗәгать итүче иске паспортын тапшырырга тиеш.

Бу исә ватандашларның ирекле рәвештә чит илгә чыгу хокукын беркадәр вакытка чикли.

Яңа канун гамәлгә кергәннән соң, иске паспортны яңасын алганда гына тапшырырга кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG