Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Лиссабон килешүен раслады


Чехиянең Конституция мәхкамәсе Европа Берлеген реформалау турындагы Лиссабон килешүен хуплаганнан соң, аны илнең президенты Вацлав Клаус имзалады.

Европа Берлегендә карарлар чыгаруны тизләтү өчен 2 ел чамасы элек Берлек җитәкчеләре реформалар турындагы Лиссабон килешүен имзалаган иде.

Павел Рыхецки
Елларча дәвам иткән сөйләшүләр, мәхкамәләр, күп кенә каршылыклардан соң калган бердәнбер хокукый киртәнең үтелүен сишәмбе көнне Чехия конституцион мәхкамәсе рәисе Павел Рыхецки игълан итте.

Бер төркем сенаторларның мөрәҗәгатен кире кагып Рыхецки Лиссабон килешүе Чехия конституциясенә каршы килми диде.

Чехия 27 әгъза илдән торган Европа Берлегендә бу килешүне ратификацияләмәгән бердәнбер ил булып калган иде.

Конституция мәхкамәсенең сишәмбедәге карарыннан соң берничә сәгать үткәч Чехия президенты Вацлав Клаус та аңа үз имзасын куйганлыгын белдерде.

Клаус имзасы килешүнең гыйнвар аеннан гамәлгә керүенә юл ачты. Килешү гамәлгә керү өчен аны барлык илләрнең дә имзалавы зарур иде.

Вацлав Клаус
Евроскептик булуы белән танылган Клаус былтыр бу мәсьәлә Конституция мәхкамәсендә каралганда, килешү Чехиянең суверенлыгы кагыйдәсенә каршы килә дип аңа каршы булуын белдерде.

Әмма мәхкамә бу дәлилне кабул итмәде һәм килешү илнең парламентында расланды.

Узган айда Ирландия сайлаучылары икенче мәртәбә үткәрелгән референдумда килешүне хуплаганнан соң исә Клаус яңа таләп куйды.

Клаус Икенче дөнья сугышыннан соң Чехословакиядән куып чыгарылган алманнар милекләрен кире таләп итәргә мөмкин дип Европа Берлегенең төп хокуклар хартиясендә Чехиянең катнаштырылмавын сорады.

Узган атнада Европа Берлеге бу таләпкә ризалашканнан соң Клаус яңа таләпләр куймаячагын белдерде.

Хәзер, Чехия ратификацияләгәннән соң, төп игътибар Лиссабон килешүе нигезендә булачак үзгәрешләргә юнәлә.

Төп сорау Берлек җитәкчелегендәге 2 төп урын, президент һәм тышкы мәсьәләләр җитәкчесе кем булыр дигән сорау булачак.

Хәзерге, иске тәртип нигезендә, президентлык һәр 6 ай саен чиратлап бер илдән икенчесенә күчә.

Тони Блэр
Элегрәк Европа Берлеге президенты вазифасына Британиянең элекке премьер-министры Тони Блэр килү мөмкинлеге зур дип санала иде. Әмма соңгы атналарда аның мөмкинлекләре кимүе белдерелде.

Башка мөмкин намзәтләр исә Нидерланд премьер-министры Ян Петер Балкененде, Финляндиянең элекке тышкы эшләр министры Пааво Липпонен һәм Люксембург премьер-министры Жан-Клод Юнкер.

Килешү соңгы 5 ел ярымда әгъзалар саны 2 мәртәбә диярлек арткан Европа Берлегендә карарлар чыгаруны да тизләтергә тиеш.

Нәтиҗәдә Берлекнең дөньякүләм мәсьәләләргә тәэсире артачак.
XS
SM
MD
LG