Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә дә Бердәмлек көне югары рухта узды


Ленин Мемориаль үзәге янындагы мәйданда халык бик күп җыелды. Чарадагы шигарьләр исә “Бердәм Русия” өндәмәләре иде.

Борынгы Сембер каласына бары тик 1648 елда гына “нигез салган” Богдан Хитрово һәйкәле янына куелган музыкаль аппаратура патриотик җырлар белән “сыйлады”. Соңрак колонна Яңа Венец дигән ял паркы аша Ленин мәйданына юл алды.

Шигарьләр эчтәлеге, әлбәттә инде, “Бердәм Русия” өндәмәләре: “Бердәм Русия” алга, димәк, Русия алга”, “Бердәм Русия” белән җиңәрбез!”, “Азатлык, бердәмлек, Русия”, “Бердәм бүгенге көн – бөек киләчәк”, “Русиягә ышанабыз – үзебезгә ышанабыз”, “Без бөек көчле чәчәк атучы бердәм Русия төзербез,” “Сәламәтлек саклау, торак һәм авыл хуҗалыгы – “Бердәм Русия”нең беренчел бурычлары!” һәм башка шундыйрак шигарьләр. Ленин мәйданына барганда “Бердәм Русия” яшьләре үзләренең җиңелмәслеген раслап бардылар.

Ленин мәйданында оештырылган митинг озак бармады. Аны өлкә башлыгы Сергей Морозов ачып җибәрде.

“Бабаларыбыз 1612 елда безнең дәүләтчелегебезне интервентлардан коткардылар һәм киләчәк буыннарга илебезне сакларга васыять калдырдылар. Бүген бөтен өлкә буенча шәһәр-авылларда бәйрәм йөрешләре булачак. Без исә, сезнең белән бергәләп, шәһәрнең үзәк урамнарында тантаналы йөрешкә чыгарбыз”, диде ул.

Аннан соң “Бердәм Русия” фиркасенең җирле җитәкчесе Ростислав Эдварс сүз тотты.

“Нәкъ 1612 елгы героик вакыйгалардан Русиянең рухи яңарышы башланды, бөек һәм бәйсез держава аякка баса башлады. Бүгенге көн – моңа ирешкән бабаларыбызга рәхмәт уку гына түгел, ә гомум тамырларыбызны да барлау көне. Халык бердәмлеге – Русиянең һәрвакыт милли идеясе һәм аның якты киләчәгенең нигезе булып калыр. Форсаттан файдаланып, барча праваслауларны да Казанская богоматерь иконасы бәйрәме белән тәбриклим”, диде.

Соңрак Мәскәү хакимиятенең тәбрикнамәсен җиткерделәр. Артабан Яңа Венец дип аталучы ял паркындагы дистә чамасы төрле һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре куйдылар һәм шәһәр урамнары буйлап тантаналы йөреш оештырдылар. Әлбәттә инде, бердәмлеккә шатланып, Русиянең бөеклеген данлап һәм якты киләчәк өчен бердәмлекны ныгытуга өндәп.
XS
SM
MD
LG