Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада дуңгыз кизүенең беренче корбаны


Бар дөньяны куркуга салган дуңгыз кизүе Башкортстанга да килеп җитте. Атнакич матбугат чараларына Уфадагы 25 яшьлек егетнең бу хастадан вафат булуы да хәбәр ителде.

Әлеге хәсрәтле хәбәрнең дөрес булу-булмавын ачыклау өчен, “Азатлык” хәбәрчесе “Роспотребнадзор” оешмасының Башкортстан идарәсе башлыгы Нәсимә Кучимовага мөрәҗәгать итте.

Уфада яшәүче 25 яшьлек егет ул. Тимер юлда машинист булып эшләгән бу егет, поездда эше буенча Чиләбе, Свердловск өлкәсенә дә йөргән. Чирне бәлки шул якларда эләктергәндер дигән фараз да бар. Бу егет 23 октябрьдә чирләп китә һәм башта 3 көн өйдә генә дәвалана. Аннан хәле һаман да җиңеләймәгәч, поликлиникага бара.

Анда башта аңарда “тычкан чире” түгелме икән, дип тикшерәләр. Ләкин ул төгәл ачыкланмый. Шуннан чирле егетне дәваханәгә юллыйлар. Табиблар анда да чирне озак ачыклый алмый. Бары тик 2 ноябрь көнне генә пациентта пандемия булуы раслана. Ләкин инде аны дәваларга өлгерә алмыйлар. Яшен тизлегендә аяктан еккан бу хастадан типсә тимер өзәрлек егет 3 ноябрьдә вафат була”.

Нәсимә Кучимова әйтүенчә, әле Башкортстанда барлыгы 6 кешедә дуңгыз кизүе ачыкланган. Шуларның берсе вафат, калганнары тиешле дәвалану үтә. “А/H1N1 гриппын эләктерүчеләр Башкортстанда тагын да күбрәк булырга мөмкин, - ди Н. Кучимова. - Чөнки гадәти гриппка охшаган бу чирне йоктыручыларның кайберләре, поликлиникаларда чиратлар зур, дип анда бармый һәм өйдә генә дәвалануны хуп күрә.

Нәкъ менә шушы хәл аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дә инде. Шуңа күрә, салкын тидергән кебек чирләгән кешеләр кичекмәстән, һичьюгы 2 көннән соң, поликлиникага мөрәҗәгать итсеннәр иде. Шул чакта аларны дәвалау һәм савыктыру ихтималлыгы зуррак була”.

Белгечләр әйтүенчә, пандемия чирен ачыклау шактый катлаулы эш. Яңа хасталык буларак, әле аңа күп табиблар әзерлекле дә түгел. Уфадагы “Иммунопрепарат” берләшмәсендә “А/H1N1 гриппына каршы вакциналар әзерләнеп беткән. Әле аларны соңгы тикшерүләр, сынаулар бара.

“Ике атнадан бу вакцина күпләп җитештерелә башлый һәм аны Русиянең барлык төбәкләренә озата башлыйбыз”, - дип белдерде атнакич көнне “Иммунопрепарат” берләшмәсенең фәнни хезмәткәре Ләйсән Исмәгыйлева.
XS
SM
MD
LG