Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча сөйләүче курчакны кайдан табарга?


Казанда яшәгән Фатима апа "Азатлык" радиосына килеп: “Рус телендә сөйләшкән курчаклар кибетләрдә, базарларда да тулып ята. Минем оныгыма татарча сөйләшкән курчак, уенчык кирәк иде. Казанны урап чыктым, таба алмадым?” дип зарланды.

Интернетка күз салсаң,инглиз, рус телендәсөйләшкән курчакларны Мәскәүдә ясап интернет аша да саталар икән. Ниндиләре генә юк! Андрюша, Алиса, Илюшка, Димка, Элька, Снежана исемлеләре дә бар. Урыс телендә сөйләшкән курчакларны Кытайдан да ясап җибәрәләр.

Казанда 2003 елга кадәр уенчыклар фабрикасы булган. Элек Техническая урамы, 120 йортта курчак ясау фабрикасы урнашкан бинадагы фабрика җитәкчесе Виталий Табаков: “Безнең уенчыклар фабрикасының соңгы хезмәткәре 2003 елда эштән бушатылды. Хәзер без уенчыклар чыгармыйбыз. Чит илдән заманча эшли торган җиһазлар да кайтарткан идек. Бик шатланып курчакларны ясауны яңадан тергезеп җибәрер идек, әмма акча юк”, диде.

Шуннан без мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә булдык. Анда безгә өстәмә белем бирү һәм тәрбия бүлегендә: “Сөйләшкән курчаклар бездә ясалмый. Бездә андый мәгълүмат юк. Безнең бүлек карамагында булган балалар оешмаларында милли киемле курчакларны йомшак уенчык итеп ясыйлар. Без мондый эш белән шөгыльләнмибез”, диделәр.

Ә курчак, уенчык ул үзенең кыяфәте белән үк балага тәрбия бирә. Аның әхлагына тәэсир итә, баланы үстерүгә ярдәм итә. Баланың бар яшәеше, тормышы уен аша бара. Ул курчак уеныннан ямь таба, сабак та ала. Шуңа күрә курчаклар, уенчыклар баланың игътибарын җәлеп итәрлек матур, кызык, уңайлы, файдалы да булырга тиеш.

Ә чынлап та, бар татар милләтенең ватаны булган, һәм аның бердәнбер канунны теленең иле булган Татарстаннан татарча сөйләшкән уенчыкларны, курчакларны эзләмичә, каян табарга соң? Әлбәттә, халык, татарча сөйләшкән курчакларны иң башта татар иленең башкаласы булган Казаннан эзли.

Базарда сыйфатсыз һәм дә баланың сәламәтлегенә зыян китерердәй курчаклар, очсыз уенчыклар очрый. Замана үзгәргән саен, уенчыкларны ясый торган җиһазлар да үзгәрде. Элек курчаклар сөйләшми иде. Күптән түгел генә МА-МА дип кычкырган курчаклар чыга башлаган иде.

Соңгы елларда техника шул кадәр алга китте, инде сөйләшә ала торган курчаклар, уенчыклар ясап була башлады. Һәр илдә шул ил халкының телендә бала курчак белән уйнап “әни”,“әти” дип әйтергә өйрәнә, баланың теле ачыла. Әмма әлегә, татар балаларына уйнарга татарча сөйләшкән уенчыклар, курчаклар бер җирдә дә ясалмый.

“Татарча курчакларны ясар өчен, тиражы турында куркасы юк, бездә мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларының саны гына да 2 мең тирәсе.Татарча курчак белән уйнарга теләүче балалар күп. Экскурсиягә килгән кешеләр дә сувенир итеп алырлар иде”, диде ТР мәгариф министрлыгының өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлегендәге белгеч.

Уенчыкны ясау авыр нәрсә түгел. Уенчыкны сөйләтә торган җайланма - чипны булдыру мөһим. Шул чипка тавыш кертү дә, Татарстанда чишәлмәслек мәсьәлә түгел, мөгаен.

Шулай ук татарча cөйләшә торган курчакларны 2013 елда Универсиадага килгән кунакларга, һәр килгән спортсменга бүләк итсәң дә, яхшы истәлек булыр иде. Татарстандагы җирле халыкның телен ишеттерү дә кызык булыр иде.
XS
SM
MD
LG