Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр милли гамь белән сискәндерә


Республика күләмендәге “Иделем акчарлагы” бәйгесе тәмам. Гран-при Булат Ибраһимовка тапшырылды.

Булат Казан Дәүләт университетында беренче курста укый. Шагыйрә, “Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире Илсөяр Иксанова әйтүенчә, Булат узган ел да әлеге бәйгедә катнашкан булган, әмма урын алмаган. Булат әле яңа гына Камал театры оештырган “Яңа дулкын” дип аталган яшь иҗатчыларның альтернатив театрында да катнашкан иде.

“Бу театрда шундый шәп шигырь укыды ул. Бәйгегә җибәргәндә дә үзеңнең шигырьләреңне сайлап алып, иҗатыңны күрсәтердәйләрен җибәрергә кирәк шул”, ди Иксанова.

Илсөяр Иксанова
“Иделем акчарлагы”гына килгән шигырьләргә бәя бирүчеләр барсы да Булат Ибраһимов шәп яза дигән бер үк фикер әйткән. Әлеге бәйгедә катнашып бүләкләнгәннәрнең барсына да бер үзенчәлек тә хас икән.

“Яңа буын безне милли гамь белән сискәндереп җибәрде. Алар бик үзенчәлекле фикерли. Сүрәтләүгә, образлылыкка омтыла. Телне тоюларына һәм хис белән фикер берлегенә дә игътибар иттек”, ди Иксанова.

Укытучысыннан укучысы шәбрәк

Әлеге бәйгедә татар теле укытучылары да катнашкан. Укучылар һәм студентлар аларга караганда күпкә шәп яза икән дип белдерә жюри әгъзалары. Быел бу бәйгедә 180-ләп кеше катнашырга теләк белдергән. Шулар арасыннан 50-ләбе сайлап алынган.

Кайда сез ир-егетләр?

Ә менә жюри әгъзаларын чәчмә әсәрләр язучылар арасында егетләрнең әз булуы борчуга салган. Шулай да, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөдире Марат Закир яңа буын үзенчә фикерли ди. Интернет балалары булуга карамастан әдәби телдә матур итеп яза да беләләр алар.

“Аларның күзаллау диопозоны бик киң. Хәзер безне борчыган бозыклык, әхлаксызлык, наркоманиягә каршы үз фикерләрен белдерү булсынмы; экология, табигатьнең бозылуы; хәтта дөньяви глобальләштерүгә үзләренең фикерләрен белдерү булсынмы; милләтебезнең авыр, аянычлы язмышы булсынмы; телебезнең авыр хәле булсынмы – һәммәсен дә алар үзләренең йөрәкләре аша кичереп кәгазьгә төшерергә тырышалар”, ди Марат Закир.

Инде билгелеләр дә бар
Марат Закир

“Иделем акчарлагы” быел 9-нчы тапкыр үтте. Шушы берничә көн эчендә күренекле язучы-шагыйрьләр каләм тибрәтүчеләргә остаханәләр дә үткәрде. Шулай ук Татарстанның төрле кала һәм салаларыннан килгәннәр бер-берсенең иҗаты белән танышып аларга бәя дә бирде.

Әлеге бәйгене Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы канаты астындагы “Идел” яшьләр берлеге үткәрә. Хәзер татар дөньясына билгеле драматург Илгиз Зәйни, журналист Рөстәм Галиуллин һәм башкалар башта шушы бәйгедә катнашкан иде, ди Марат Закир.
XS
SM
MD
LG