Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама асабаларны танырга чакыра


Барак Обама Американың җирле халыклары җыенында
Барак Обама Американың җирле халыклары җыенында

АКШ президенты Барак Обама Американың асаба халыкларының Европа килмешәкләреннән күргән михнәтләрен танырга чакырды.

Америка асабаларының моңарчы болай зурлап җыелганы юк иде әле. Атнакич көнне Американ президенты Барак Обама Американың индиан җитәкчеләре җыенын ачып, федераль хөкүмәтнең бу халыкларга өстен карау тарихына чик куярга вәгъдә итте:

“Мин сезнең белән бергәләп тагы да яхшырак киләчәккә атларга телим. Бу ният безнең халыклар арасындагы уникаль мөнәсәбәтләрдән дә тирәнрәк. Безгә ул мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк. Сез илнең икътисадында тулысынча катнашырга, балаларыгыз һәм оныкларыгызның Америка хыялына ирешүдә тигез мөмкинлеге булырга тиеш.”

Асабалар мөшкел хәлдә

Җыенда катнашкан асабаларның берсе
Америка кыйтгасына колонистлар рәвешендә килгән европалылар тора бара Кушма Штатларда төп халыкка әйләнде. Шул исәптән, җирле халыкларны үз җирләреннән кысып чыгару хисабына да.

1830нчы елларда көчләп күчерүләр вакытында көньяк-көнчыгышта, Миссисипиның көнбатыш ярларында яшәгән 46 мең асаба торган җирләреннән куыла.

Европалылар көнбатышка таба җәелгән саен, асабалар уңдырышсыз җирләргә кысырыклап чыгарыла. Күпләренең нәселләре әле дә шул “резервацияләрдә” хәерчелектә гомер кичерә.

Соңгы ике гасыр эчендә федераль хөкүмәт бу халыклар белән ниндидер килешүләр төзесә дә, алар һаман да мөшкел хәлдә. Обама моңа мондый дәлилләр китерде:

“Кайбер резервацияләрдә эшсезлек 80%-ка җитә. Җирле халыкларның якынча чиреге хәерчелектә яши. 14%-ның өйләрендә электр юк. 12%-ның чиста суы юк.”

Обаманың эше барып чыгармы?

Президент Обама шушы хәлне төзәтергә алынмакчы. Мэрилэнд университеты профессоры Кристофер Форман аның бу эштә уңышка ирешә алуына шик белдерә.

Обаманың азчылыкларны кайгыртуы бик яхшы, – ди ул, – әмма президент үзе генә, конгрессыз, берни эшли алмый. Конгресс исә сәламәтлек саклау, климат үзгәрү кебек мөһимрәк әйберләр белән мәшгуль.

Обама кайбер символик адымнар ясады анысы. Асаба вәкилен җирле халыклар мәсьәләсендә үзенең киңәшчесе итеп билгеләде. Ләкин, шуннан ары ул әлегә күбрәкне эшли алмас, ди Форман:

“Монда ике проблема бар. Беренчедән, җирле халыкларның яралары шул кадәр тирән ки, моны тану кебек символик адымнардан башка әллә ни эшләп булмый. Икенчедән, нәрсәдер эшли башласаң, Конгресста каршылыкларга тап булуың бар. Обама моны теләми. Шуңа күрә, ул күпне эшли алмас дип уйлыйм.”

Обама, шушы асаба халыклары җыеннарын ел саен үткәрергә җыена. Атнакич көнне үткән беренче җыенда Америкадагы 564 халыкның вәкилләре катнашкан.
XS
SM
MD
LG