Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда «Журналист һөнәрен алыштыра» акциясе үтте


Лилия Кариева
Лилия Кариева

Милиция хезмәткәрләре көне алдыннан, “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясе журналисты Лилия Кариева “Журналист һөнәрен алыштыра" акциясендә катнашты.

10 ноябрь – милиция хезмәткәрләре көне. Көндәлек тормышта кешеләргә ярдәм кирәкми икән, алар милиция бүлегенә, хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итми. Инде теге яки бу очракта хокук бозылып, яисә җинаятьчеләрдән кеше гомеренә, милегенә куркыныч яный икән, беренче чиратта милиция бүлеге телефонын жыя.

Милиция хезмәткәрләре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Әлеге сорауга җавапны журналистлар эзләде. Шушы көннәрдә “Журналист һөнәрен алыштыра" дип аталган акция булып үтте.

Бер төркем журналистлар милиция хезмәткәрләре белән кизүгә чыкты. Алар арасында “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясенең яңалыклар бүлеге журналисты Лилия Кариева да бар иде.

Лилия Кариева шәһәр урамнарына чыгар алдыннан киңәшмә һәм бер төркем тәртип саклаучылар белән кизүгә чыкты.

Кизу төне бу елның беренче кар төшүенә туры килде. Аеруча салкын һава, кар бөртекләре машиналарны да, җәяүлеләрне дә урап алды. Бәлки шуңа да урамда сафа сатып йөрүчеләр саны күп булмагандыр да, диде Лилия.

Тәртип бозучылар белән беренче очрашу шәһәр уртасында коралчыларга куелган һәйкәл янында булды. Башта милиция хезмәткәрләре шушында кызларның ачыктан ачык тәмәке тартып, сыра эчүләренә игътибар итте. "Егетләрнең хәтта документларын да тикшердек. Аларга җәмәгать урыннарында тәртип кагыйдәләрен аңлаткач, яшьләр тыныч кына һәйкәл яныннан китте”, диде Лилия Кариева.

Кизүдә торучылар шәһәр үзәгендәге иске йортларының идән астындагы сәрхүшләрне тикшереп чыкканнар. Аларны милиция бүлегенә алып барып, тикшерү үткәргәннәр. Шәһәрнең караңгырак бер урамында яшь егеткә һөҗүм иткәннәр. Кыйнап әйберләрен алганнар. Тәртип бозучыларны ачыклау – милиция бүлегендә дәвам ителәчәк.

“Милиция киемендә булсам да, мин барыбер журналист булып калдым. Яңалыклар әзерләгәндә кыска гына вакытка күп нәрсә турында әйтеп булмый, шулай да, мин оператор белән күбрәк төшереп алырга да тырыштым. Бу кичәләр турында тамашачыларга да күрсәтермен, сөйләрмен берничә чыгарылышта”. Шул ук вакытта күп нәрсәгә карашым да үзгәрде кизү кичәләреннән соң. Милиция хезмәткәрләренең эше бик авыр икән”, диде Лилия Кариева.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, журналистлар кизүгә чыккан төнне шәһәрдә тәртип бозучылар саны күпкә аз булган. Шуңа да милиция хезмәткәрләре журналистларны бу төндә үзләренең талисманы дип белдергән һәм кизү торырга ешрак чакырган
“Милиция хезмәткәрләренә минем элек тә хөрмәтем зур иде, хәзер ул икеләтә артты”, диде Лилия Кариева.

Иң мөһиме милиция хезмәткәрләре шушындый кизү торуларда бер төн-көн эчендә унар километр юл үтәргә мәҗбүр. Шулай ук алар җинаятьчеләргә каршылык күрсәтү өчен, әзерлекле, көчле булырга тиеш. Тагын милиция хезмәткәрләренең эше күп очракта конституциядә каралган сигез сәгать белән генә чикләнми. Шуңа да аларның сәламәтлеге дә нык, алар түземле һәм җинаятьчеләргә каршы тору өчен физик яктан көчле булырга тиеш.

“Эчке эшләр министрлыгында хезмәткәрләренең физик сәламәтлеген, мораль ныклыгын тикшерү максатыннан дүрт ай саен тикшерүләр үткәрелә. Шулай ук алар арасында бәйгеләр, ярышлар оештыру да гадәткә кергән. Егетләр дә, кызлар да каршылык чараларын, үзенең иминлеген саклап калу, һәм җинаятьчене тоткарлау өчен төрле физик алымнарны яхшы белергә, кирәк икән, кулланырга тиеш. Шуңа да алар һәрдаим спорт залында физик күнегүләр белән шөгыльләнә”, диде милиция полковнигы Рафиль Мулләхмәтов белдерде.

“Милиция хезмәткәрләре өчен иң мөһиме - төз ату, корал белән дөрес куллану да”, диде Рафиль Муллахмәтов. Инструкторлар ярдәмендә алар тирда шулай ук үзләренең осталыгын да арттыра, икенчедән, сынап та карый ала. Тик эшләрендә хезмәткәрләрнең үзләренә дә корал кулланырга туры килмәсен. Шулай ук аларга каршылык күрсәтүчеләр тарафыннан да вәхшилек корылмасын дигән теләкне җиткерде Рафиль Муллахмәтов.
XS
SM
MD
LG