Accessibility links

“Без урыс түгел, татар!”


Уңнан икенче татар милли-мәдәни мохтарияты башлыгы Фәрит Ляпин
Уңнан икенче татар милли-мәдәни мохтарияты башлыгы Фәрит Ляпин

Ивановода яшәүче татар яшьләре, татарлар белән урысларны бер калыпка салырга кирәкми, без россиян булсак та, урыс түгел, татар дигән фикердә.

Иваново шәһәрендә татар яшьләрнең төбәкара II корылтае узды. Аны Иваново өлкәсенең “Нур” татар яшьләре берлеге оештырды. Җыенда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Түбән Новгород, Киров, Владимир, Кострома шәһәрләре яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Корылтайда Казаннан да кунаклар бар иде.

Татар яшьләре 1552 елны хәтерләми

Шамил Галиәкбәров
Төбәкара II корылтайда Русия төбәкләреннән барлыгы 50-дән артык делегат килде. “Нур” татар яшьләре оешмасы рәисе Шамил Галиәкбәров сүзләренчә, җыен төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче татар яшьләрен бергә туплау, берләштерү, милли-мәдәни эшләрдә тәҗрибә уртаклашу өчен үткәрелә.

“Татар телен белмәү, тамырларны югалту мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Яшьләрдән 1552 елда нәрсә булган дип сорасаң, берәү дә белмиячәк. Татар тарихын өйрәнмәсәк, безнең балалар нишләр соң?”, ди Галиәкбәров.

Ничек кенә булмасын, яшьләр чеп-чи урыс шәһәрендә дә миллилекләрен сакларга тырыша. Дөрес, алар татар телен камил белми, әмма өйрәнергә теләкләре бар. Шәһәрнең 18-нче мәктәбендә татар теле дә укытыла. Мәктәпкә кергәндә “Рәхим итегез!” дигән татарча язу да бар. Әмма Шамил Галиәкбәров татар теле дәресләренә яшүсмерләрнең аз йөрүенә борчыла. Чөнки дәрескә 15 кенә бала килә икән.

“Ивановода татар телен белмәүче яшьләр күбрәк бит. Никтер без татар булуыбыз белән горурланабыз гына, ә татар телен, мәдәниятын күтәрергә күбебез атлыгып тормый”, ди ул.

Әмма Шамил Галиәкбәров татар һәм урыс милләтен бер калыпка салып карамаска кирәклекне онытмый. Татар оешмасы булу моңа дәлил булып тора ди. Ул киләчәктә оешманы бөтен Иваново өлкәсендә җәелдерү турында да уйлана.
Казан делегаты Тәбрис Яруллин Иваново татарларына татарча-инглизчә сүзлек бүләк итте


Россиян милләте чынбарлыкмы, мифмы?

Корылтай барышында “Россиян милләте: әкиятме, чынбарлыкмы?” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Иваново шәһәре хакимиятеннән килгән вәкилләр яшьләрне чын россиян булырга чакырды. Бу мәсьәләдә делегатлар арасында каршылык та килеп чыкты. Чөнки делегатларның күпчелеге Русиядә яшәүче кеше иң башта россиян, аннан соң гына татар дип саный. Ә кайберәүләр исә иң элек без татар булырга тиеш ди. Әмма делегатларның күпчелеге россиян сүзенең Русия ватандашы икәнен генә белдерүен аңлый.
Кайбер делегатларның беренче чиратта татар буларак фикер йөртмәүләрен чып-чи урыс шәһәрләрендә яшәүләре белән аңлатып була. Ивановога корылтайга килүче яшләр арасында хәтта Святослав, Олег, Александрлар да бар иде. Әмма алар барыбер татар булырга омтыла. Мисал өчен, Владимир шәһәрендә “Бәхетле булыгыз!”, “Кировта “Милләттәшләр”, Ивановода “Ислам” газетлары чыгарыла.

Шәһәр хакимияте вәкиле сөйләшү барышында хәтта Татарстанның 1992-нче елда федератив килешүгә кул куймавын, чак кына Русиядән аерылып чыкмый калуын искә алды. Янәсе нинди милләттән булуыңны истә тоту “күңелсез” хәлләргә дә китерергә мөмкин.

Шамил Галиәкбәров исә “без Русиядә яшибез, шуңа россияннар, әмма урыслар түгел, татар милләте вәкилләре” ди. Татар милли-мәдәни
Түгәрәк өстәл сөйләшүе
мохтарияты рәисе Фәрит Ляпин да татарлар иң элек үз милләтләре турында кайгыртырга тиешлекне әйтә.

Яшьләр милләт, дин юлында

Бу корылтайны уздырырга Иваново өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияты ярдәм иткән. Гомумән, милли-мәдәни эшләрнең һәрберсен “Нур” оешмасы белән мохтарият бергә үткәрә. Мохтарият җитәкчесе Фәрит Ляпин киләчәктә яшьләр өлкәннәрне милли эштә алыштыр дип ышана.

“Алар бездән эшләргә өйрәнә. Мисал өчен, Сабантуйлар оештырганда эшнең иң авыры яшьләргә эләгә. Без аларны читкә этәрмибез, алар безнең балалар. Мине аларның дөрес юлдан барулары сөендерә”, ди ул.
Чараның башыннан ахырына кадәр яшьләр бер-берсендәге тормыш белән кызыксынды


“Нур” берлеге әгъзаларының күбесе дин юлында. Гомумән, биредә дин белән татар милләтен аерып карамыйлар. Һәрбер эшне: ифтар мәҗлесеме, Сабантуймы бергә оештыралар. Иваново Сабантуе һәр ел саен азан белән башланып китә икән.

Бәлки шуңадыр, Иваново яшьләрнең милли үзаңнары кайбер төбәкләр белән чагыштырганда югарырак. Ляпин фикеренчә, чит төбәкләрдән килүче яшьләрнең милли үзаңы түбән булу аларда милли мәктәпләрнең булмавыннан килә.

“18-нче мәктәптә татар телен укытабыз. Анда татар музее да эшләп килә. “Рәхим итегез!” дигән язу да эленеп тора. Ә башка төбәкләрдә бу әйбер дә юк. Шушы эшләребез белән аз булса да яшьләрне милләт, дин юлына бастырабыз. Әмма
Мәктәптә татарларга багышланган бүлмә күренеше
яннан карап торучылар бик күп”, ди Ляпин.

Иваново татарлары зур өметләр белән яши

Иваново татарларының киләчәктә башкарырга җыенган эшләре бик күп. Киләсе елның май аенда 18-нче мәктәптә балалар Сабантуе оештырга җыеналар. Бу чара беренче тапкыр гына оештырылмый.

Шәһәрдә 2003 елдан бирле мәчет эшләп килә. “Нур” оешмасы яшьләре шушы мәчеткә җыела. Шунда ук татар милли-мәдәни мохтарияты да урнашкан. Фәрит Ляпин сөйләвенчә, алар мәчет янында милли-мәдәни үзәк төзергә җыена. Бу эшкә Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп биргән. Төзеләчәк үзәктә хәтта кунакханә дә булачак.
XS
SM
MD
LG