Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез грипптан ничек сакланасыз?


- Сарымсак, суган ашыйбыз, борынга май сөртәбез. Безнең гаиләдә балалар да, үзебез дә, әти әниләр дә сәламәт, авырмыйлар.

- Сакланмыйм, имунитетым көчле, мин авыруга бирешмим. Авырмагач, исем дә китми.

- Эштә,бер атна элек, Франциядән кайтарткан прививка ясадылар. Әмма аны дуңгыз гриппынна каршы түгел, гадәти гриппка каршы диделәр.

- Бу грипп дигәннәре, бәлки, властьнең халыкны өркетеп тотар өчен уйлап чыгарган чираттагы куркытуыдыр. Безне гел ниндидер куркыту астында яшәтәләр. Андый халәттәге халык белән идарә итүе уңайлырак бит.

-Без гриппка каршы төрле дарулар белән сакланабыз. Балаларга аскорбинка, витаминнар бирәбез. Дуңгыз гриппына каршы прививкалар әлегә юк.

- Пихта мае сөртәбез, өйдә сарымсакны төрле җиргә эләбез. Бүлмәне еш җилләтәбез.

- Сәламәтлекне саклауда иң ышанычлы дәва, шул халык тәҗрибәсеннән булган суган белән сарымсак инде. Әмма кая гына барсаң да, бөтен кеше гел шул грипп турында гына сөйли. Күп уку йортларында карантин. Бу психологик яктан бераз уңайсызлык тудыра.

- Безгә 3-4 көн элек дуңгыз гриппына каршы дип укол ясадылар. Без Кемероводан килдек, хаҗга барырга җыенабыз. Кәефебез яхшы.

- Әллә нинди прививкалар ясаганнан соң бик күп кеше үлгән дип кичә телевизордан күрсәттеләр. Бик сак булырга кирәк.

- Гомерем буена бер прививка да ясатканым юк.70 яшькә җиттем инде. Сәламәт яшәү рәвешен уңай күрәм. Яхшы туклану, физкультура, җәяү йөрү, спорт белән шөгыльләнү менә болар барысы да табигый прививка.

- Кешеләр даруны күп итеп сатып алсын өчен,бу фарм компанияләрнең бер хәйләседер, бик куркыныч түгел дип уйлыйм.

- Без кафедә эшләүчеләр, сакланабыз. Көндезге аш вакытында хезмәткәрләр битлек, перчаткалар кия. Өйдә яшелчә -җимеш, гөлҗимеш кулланабыз.
XS
SM
MD
LG