Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова читтә сыену сорый


Татар милләтенең дә үз дәүләтенә лаеклы булуын яклау өчен Русия хакимияте мине эзәрлекләү юлына басты, андый золым илендә кала алмыйм, татар өчен көрәшне ирекле илдә дәвам итәргә телим, дип белдерә Милли мәҗлес рәисәсе Азатлыкка юллаган белдерүендә.

Татар милли хәрәкәтәнең күренекле вәкиле, хәзерге вакытта Милли мәҗлес оешмасын җитәкләгән Фәүзия Бәйрәмова чит илдә сәяси сыену соравы турында хәбәр итте.

Азатлык радиосына ул, Русиядә “минем үземнең дә, милләтемнең дә кадере булмады, азатлык өчен көрәшкәннәр юк ителде, яраклашканнар кол ителде... ирегемне буарга җыенган ил миңа Ватан була алмый”, дип белдерде.

“Сәбәбе - Русия тарафыннан эзәрлекләнүдә...”

Сыенуны кайсы илдә сорыйсыз дигән сорауга Бәйрәмова, моны әлегә әйтә алмавын, чөнки Русия иминлек хезмәтләренең моңа каршы чаралар күрә алуыннан шикләнүен әйтте.

“Менә инде бер елга якын хокук саклау органнары, прокуратура һәм ФСБ, Милли мәҗлеснең татар халкын яклап халыкара оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен сәбәп итеп, мине эзәрлекләү юлына басты”, ди Фәүзия Бәйрәмова. Бу уңайдан ул өендә үткәргән тентүләрне, эшләгән комьпютерын, документларын, архивын алып чыгып китүләрне, ирекле хәрәкәт итүен чикләүләрне искә ала, шулар нәтиҗәсендә үзенең йөрәк авыруы кичерүен әйтә.

Шушы бер елга сузылган тикшерү эшләренә хәзер нокта куелып, прокуратура Бәйрәмовага карата гаепләү чыгарды һәм эшне мәхкамәгә тапшырды. Гаепләү ягы җинаять эшен 282нче матдәгә нигезли, анда сүз милләтара нәфрәт уяту турында бара.

Җитәкчелек тә, җәмәгатьчелек тә якламады

Белдерүендә Милли мәҗлес рәисәсе Татарстан җитәкчелегенә булган үпкәсен дә әйтә, үзенә карата күрелгән гамәлләр турында Шәймиевкә дә, Татарстан прокуроры Кәфил Әмировка да, хокук яклау оешмаларына да кат-кат мөрәҗәгать итүен, әмма алардан бер ярдәм дә күрмәвен, киресенчә, шул мөрәҗәгатьләрдән соң аны эзәрлекләүләрнең тагы да арта төшүен белдерә.

“Мин әгъза булып торган иҗтимагый оешмалар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге, мондый шартларда мине яклыйсы урынга, Сталин заманындагы кебек матбугатта миңа каршы белдерүләр белән чыктылар”, ди Бәйрәмова, Татарстанда җитәкчелекнең генә түгел, җәмәгатьчелекнең дә Милли мәҗлесне эзәрлекләүгә каршы чаралар күрмәве турында.

“Русия җитәкчелеге мине Татарстанның дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшкәнгә хөкем итә, Татарстан җитәкчелеге үзләренә каршы оппозициядә булганга үч ала, җәза органнары исә мөселманнарны яклаган өчен, аларның үзләрен тарих алдында исемләп фаш иткән өчен мине төрмәгә утыртып куярга хыяллана”, дип белдерә Милли мәҗлес җитәкчесе Бәйрәмова.

Русиядә үзенең дә, милләтенең дә кадере булмавына, иреген шулай буарга җыенган илнең Ватан була алмавына ишарә итеп, Фәүзия Бәйрәмова, үзен төрмәгә утыртырга җыенган шушы илдән баш тартуын әйтә, һәм чит илдән сәяси сыену сорарга карар итүен белдерә.

Аның сүзләренчә, татар бәйсезлеге өчен көрәшне ул кешенең кадере булган, хокуклары бозылмаган ирекле илдә, ирекле шартларда дәвам итәргә карар кылган.

Ул арада Казанда...

Татарстанның юстиция министрлыгы Милли мәҗлес эшчәнлеген 4 айга туктатып тору карарын чыгарган. Бу хакта министрлыкның идарә башлыгы урынбасары А.Идрисова имзалаган хатта әйтелә.

Милли мәҗлеснең сәркатибе Зөһрә Айсина министрлыкның шушы вәкиле белән телефон аша сөйләшеп, мондый чикләүнең ни сәбәпле куелуын сораган, әмма Айсина сүзләренә караганда, Идрисова моңа жавап бирә алмаган.

Милли мәҗлес оешмасы татарның милли парламенты булу дәгъвасы белән 1992 ел референдумы алдыннан төзелгән иде. Аның хәзерге әгъзалары бер ел элек, 2008 ел декабрендә, Татарстанның бәйсезлеген тану үтенече белән дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать иткән иде.

Бу адым Русия федераль хакимиятенең ачуын чыгарды һәм Милли мәҗлес әгъзаларына каршы эзәрлекләүләр башлануга китерде.
XS
SM
MD
LG