Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарларының “башкорт” буласы килми


Башкортстан татарлары җанисәпкә әзерлекне “Без - татарлар!” ораны астында алып барачак. Бу хакта татар милли оешмаларының чираттагы берлектәге киңәшмәсендә әйтелде.

Утырышта катнашкан 14 татар милли оешмасы киләсе елда үтәчәк җанисәпкә әзерлек турында фикер алышты. Мәгълүм ки, Россиядәге икътисадый төшенкелеккә сылтанып, 2010 елда үтәргә тиешле халык исәбен алуны 2013 елга күчерү турында карар ителгән иде. Әмма, соңгы көннәрдәге хәбәрләргә караганда, халык исәбен алу үз вакытында, алдагы елда узачак.

Башкортстан татар милли хәрәкәтенә караган оешмалар җитәкчеләре һәм актив әгъзалары аңа әзерлек алып баруны бүгеннән башлау кирәклеген ассызыклады. Татар оешмалары җитәкчеләренең чыгышларын бу тема белән махсус шөгыльләнгән кайбер галимнәр дә хуплады.
Илдар Габдрафыйков
Очрашуда чыгыш ясаган танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Башкортстандагы татар районнарында гына түгел, ә татарлар азрак санда яшәгән башкорт районнарында да татар җәмәгатьчелек оешмалары бу мөһим кампаниядә үз тырышлыгын салырга тиеш.


“Башкортстанда, 2002 елда узган җанисәптә ялганлаулар, хәрәмләшүләр сәбәпле, татарлар халык саны буенча икенче урыннан өченчегә тәгәрәде, ә башкортлар киресенчә икенче урынга менде. Моңа хакимиятнең басымы сәбәпче, - ди Илдар Габдрафыйков.

- Бу юлы да шушы хәл булса, башкортлар тагын да артып, татарлар тагын да азрак күрсәтелергә мөмкин. Әгәр халык исәбе дөрес оештырылса, татарлар үз хәленә кайтып, республикада кимендә 1 миллион 350 мең тирәсе булачак һәм руслардан кала икенче урынга менәчәк”.

Гатауллин, Айрат
Татар оешмалары җитәкчеләреннән Рамил Бигнов, Кәрим Яушев, Ринат Үтәшев, Ринат Гатауллин, Айрат Гыйниятуллин, Кадерле Имаметдинов һәм башкалар халык санын алуга әзерлек барышында башкарылырга тиешле мөһим эшләр буенча үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен әйтте.

Рамил Бигнов сүзләренчә, районнарга чыгып та күп эшләр башкарырга кирәк, шул ук вакытта ялганлау очракларын мәхкәмәләргә дә бирү урынлы була. Бу фикерне профессор Ринат Гатауллин да хуплады. Ул хәтта узган җанисәп нәтиҗәләре буенча да мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Рамил Бигнов
“Татар галимнәре Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат биреп торырга тиеш, - диде ул. - Үзебезнең гәзитне чыгару кирәк, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру зыян итмәс”.


Алдагы көннәрдә һәр татар җәмәгатьчелек оешмасы үзләренең халык исәбен алуга әзерлек барышында башкарачак эш-гамәлләре турында план-программаларын эшләячәк. Барлык хәстәрлекләр “Без – татарлар!” дигән шигарь астында алып барылырга тиеш, дип белдерде җыелышта катнашучылар.
XS
SM
MD
LG