Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Сафин соңгы уенын үткәрде


Танылган теннисчы Марат Сафин соңгы уенында җиңелсә дә, зур спорттан үзенең элекке казанышлары белән горурланып китә.

Парижда үтә торган “Мастерс” ярышында, Сафин Аргентина спортчысы Хуан Мартин дел Потро белән очрашты. Ул уен барышында хаталар ясамыйча җиңү өчен каты көрәш алып барса да, ахыр чиктә оттырды һәм Париж ярышыннан төшеп калды.

Быел Сафин үзенең спорттан китүе турында белдергән иде. Күптән түгел ул Кремль Кубогында чыгыш ясады һәм Мәскәүдәге тамашачылар белән хушлашты.

Үзенең иң зур уңышын искә алганда Марат Сафин “Australia Open 2005” чемпионатында җиңүен атый. "Бу беренчелек алдыннан мин бик борчылган идем, кортта үземне кыен хис иттем, шуңа бу чемпионатта җиңүемне зур казанышым итеп исәплим, диде Марат Сафин Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында.

Ул шулай ук “US Open 2000”, 2000нче һәм 2006нче елда Дәвис кәсәсен яулап алуы белән дә горурлана.

Хәзер Маратның сеңлесе Динара Сафина хатын-кызлар арасында дөньяда иң көчле теннисчы дип санала.
XS
SM
MD
LG