Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам энциклопедиясе нәшер ителәчәк


Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды Русиядә ислам дип аталган дүрт китаптан торган ислам энциклопедиясен нәшер итәргә планлаштыра. 4 томнан торган энциклопедия проекты чыгымнары миллион доллар булачак дип фаразлана.

Русиядә 4 китаптан торган, рус телендә ислам энциклопедиясе нәшер ителәчәк. Русиянең ислам энциклопедиясен ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифне үстерү фонды һәм төрек ислам тикшерүләр үзәге нәшер итәргә җыена. Китапта ислам тарихына кагылышлы мәкаләләр белән берлектә Русиядә исламның үсеше, ислам оешмаларының эше һәм ислам уку йортларының эшчәнлеге хакында да мәгълүматлар булачак. Аның тиражы 5 мең данә булыр дип планлаштырыла. Дүрт томлык энциклопедияне нәшер итү проекты бер миллион доллар белән бәяләнгән.

Русия исламы турындагы энциклопедия төп нигезләмәне 43 томда Төркиядә нәшер ителәчәк ислам энциклопедиясенннән алачак. Ислам тикшеренүләре үзәге вәкилләре бу турыдагы планнары белән Русиянең Зур энциклопедия редакциясе, Русиянең үзәк дини идарәсе, шулай ук Мөфтиләр шурасы, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге, Русия фәннәр академиясенең Шәрык институты белән дә уртаклашканнар. Бу проектта аларның да катнашуы көтелә.

Бер генә китаптан торган кыска Ислам энциклопедиясе татар телендә дә нәшер ителгәне бар. Шулай ук заманында Русиянең Петербур шәһәрендә дә, Мәскәүдә «Ислам в Российской империи» дигән энциклопедияләр нәшер ителүе мәгълүм. Шулай да иң зур ислам энциклопедиясе дип Голландиянең Лейден шәһәрендә "Брилл" нәшриятендә Халыкара академияләр берлеге кул астында басылып чыккан 9 томлык ислам энциклопедиясен атарга мөмкиндер. Анда дөньякүләм танылган авторларның мәкаләләре урын алган. Алар арасында Зәки Вәлидинең дә исеме бар.

Без бу ислам энциклопедиясе нәшер ителүе уңаеннан Мәскәүнең "Карнеги" үзәгенең ислам белгече Алексей Малашенкога мөрәҗәгать итеп, бу проектка үз бәясен бирүне сорадык.

«Бу беренче энциклопедия генә түгел инде. Моңа кадәр дә Петербур, Мәскәүдә ислам энциклопедияләре нәшер ителгәне бар. Шулай ук энциклопедия булырлык ислам турында төрле аерым китаплар нәшер ителеп тора. Бу проект нинди үсеш табар, әйтүе кыен. Ләкин андый энциклопедиянең кирәклеге турында бәхәс тә булырга мөмкин түгел. Чөнки ул барыбызга да бик кирәкле энциклопедия. Белгечләр, мөселманнарга гына түгел, кызыксынган бар кешегә дә кирәк. Саны буенча Русиядә икенче урында торган дин турында бар кешенең дә мәгълүматы булырга тиеш дип уйлыйм», диде ул.

Ул проектка нинди теләкләрегез бар, дигән сорауга Алексей Малашенко болай дип җавап бирде:

«Теләкләргә килгәндә – мәгълүматлы авторлар булсын иде. Һәм биредә сәясәт тә, идеология дә катнашмасын иде. Ниндидер үзәк, чишелеш сораган мәсьәләләрдә бер генә түгел, берничә төрле фикер дә күрсәтелгән мәкаләләр булсын иде. Безнең илдә андый нәрсәләрнең булганы бар инде. Ә менә Европада чыккан 9 томлык энциклопедиядә андый әйберләр күзәтелми. Шул ук вакытта мәкаләләр әзер энциклопедиядән күчерелеп кенә язылмасын иде.

Безгә үзебезнең Русия ислам тарихын белергә кирәк. Шуның өстенә бүгенге көндә Русиядә ислам нык үсеш алып бара. Элегрәк ислам турындагы китапларПетербур, Мәскәүдә генә басылса, хәзер инде көчле үзәкләр дип Казан, Уфа, Түбән Новгород, Кавказны атарга була. Әгәр дә яхшы авторлар сайланса, яхшы координация булса, кызыклы һәм файдалы энциклопедия чыгар дигән өмет бар", диде Малашенко.
XS
SM
MD
LG