Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Люция Абдуллаеваның иҗат кичәсе үтте


Люция Абдуллаева
Люция Абдуллаева

М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры актрисасы, Русиянең атказанган артисткасы Люция Абдуллаеваның иҗат кичәсе үтте.

Актриса үзенең иҗат юлын Әстерхан шәһәрендәге “Нариман” халык театрында башлый. Күптән түгел Люция Каюмовна тормыш иптәше, Оренбур театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев белән үзләре туып үскән Әстерхан шәһәрендә “Нариман” халык театрының 50 еллыгына багышланган юбилейда булып кайттылар.

“Нариман” театрыннан соң, Казан күчмә театры, аннан Әлмәт, ә соңгы 20 елда Оренбур театры. Люция Абдуллаева әлеге театрларда 100дән артык спектакльдә баш рольләрне башкара. Ә иҗат кичәсе актрисаның җыр башкаруы белән башланды.


“Яшьтән үк җыр-биюле, шул ук вакытта тирән кичерешләр таләп ителгән образлар булган спектакльләрдә дә катнаша киләм. Аеруча классик драматургларның пьесаларын үз иттем. Еллар дәвамында кемнәрне генә уйнамадым, үземне кемнәр калыбында гына хис итмәдем икән?

Иҗат кешесе өчен, күпме генә еллар үтсә дә, сәхнәдән аерылуы бик кыен була. Киләчәктә дә теге яки бу рольдә уйныйсы, җырлыйсы, кызыклы чыгышлар ясап хозурлану, минем өчен әйтеп бетергесез шатлык булачак. Ходай Тәгалә гомер бирсә, рольләр дә булыр, сәхнәдән дә аерылмам дип өметләнәм”, диде Люция Абдуллаева.


Тамашачы Гүзәл Хәсәнова: “Мин Люция ханым уйнаган һәр премьерага барырга тырышам”, ди.

Абдуллаевлар гаиләсен театраль гаилә дип әйтеп була. Актриса белән режиссёр гаиләсендә 2 кыз үсте. Беренче кызлары Гүзәл Казан сәнгать институтын тәмамлый, хәзер Әстерханда яши, улы белән кызы үсеп килә. Кече кызлары Гөлназ әлеге елны Оренбур сәнгать институтының театраль факультетын тәмамлап театрда эшли. Рөстәм Абдуллаев: “Безнең гаиләдә берьюлы 4 режиссёр», ди.


Люция Каюм кызы Абдуллаева 20 ел элек Оренбур театры оешкач та, беренче артистка булып эшкә алына, 1995 елны аңа Русия атказанган артисткасы дигән исем бирелә, шулай ук актриса күп төрле премияләргә лаек була. Кичә азагында Люция Абдуллаева тамашачыларга рәхмәтен белдереп, Әстерхан татарлары киемендә әстерхан татарларының биюен башкарды.
XS
SM
MD
LG