Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Медведев юлламасындагы планнар тормышка ашуына ышанасызмы?


- Пенсиянең үсүе турында бик матур итеп сөйләде, ләкин кибетләрдәге бәяләр алдан чаба, шуңа күрә пенсионерларның яхшы яши башлавына бик шикләнәм.

- Мәгариф, мәктәп, югары уку йортларының үсеше турындагы өметләре тормышка ашсын иде. Әмма дәүләт карамагындагы мәктәп белән шәхси мәктәпнең хокукларын бертөрле итүнең сәбәбе аңлашылып бетми. Бу халык арасында төрле катлам барлыкка китерәчәк бит. Чөнки шәхси мәктәпләрдә шартлар яхшырак булачак, ә дәүләт мәктәпләрендә начаррак.

- Яшьләргә игътибар итүе ошады. Мәктәпләрдә физкультура дәресләрен 3 сәгатькә җиткерүне хуплау да, яшьләрнең сәламәтлеген яхшыртачак. Югыйсә, соңгы елларда армия хезмәтенә ярарлык яшьләр дә бетеп бара иде. Телевизордан күрсәтә башлаган иртәнге гимнастиканы, рус теле белән татар телен аралаштырып, бер көнне татарча, икенче көнне русча күрсәтсеннәр иде.

- Безнең илдәге зур төзелешләрнең күбесе ничәмә еллар элек төзелгән, алар инде күптән физик яктан да, әхлак ягыннан да искергәннәр, аларны яңартырга кирәк. Шуның өчен без аларны яңача заманча төзиячәкбез, диде. Мин моңа ышанам.

- Мин пенсионер, пенсияне күбрәк бирсәләр яхшы булыр иде. Әгәр аның командасы Медведевның теләкләренә кушылсалар, аның теләкләре тормышка ашар иде дип уйлыйм.

- Интернет хәзерге көндә заманча техниканың бик югары казанышларының берсе булса да, укытучыларның студентлар белән интернет аша аралашуы турында мактана алмыйбыз әлегә. Чөнки югары уку йортларында да тиешле шартлар тудырылмаган.

- Мин президент Дмитрий Медведев юлламасының эчтәлегенә төшенә алмадым, бәлки газетларда басылып чыккач танышырмын.

- Аның чыгышыннан соң конкрет чаралар күрелер, конкрет чаралар эшләнер дип көтмим, халык та көтми дип уйлыйм.

- Мин аның чыгышыннан шуны аңладым, ул электроэнергетиканы нәтиҗәле файдалану йөзеннән, сәгать поясларын бәләкәйләтмәкче була. Ләкин мин моның кирәклеген аңлап бетермим.

- Илне киләчәктә заманча техника белән коралландырачакбыз, чөнки бу юнәлештә дә үсеш булырга тиеш, диде ул. Мин хуплыйм аның сәясәтен, чөнки хәрәкәттә - бәрәкәт. Ә ветераннарны квартирлы итүгә килгәндә, алар арасында чын ветераннар бик аз гына калдылар бит инде.
XS
SM
MD
LG