Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универ: Казаны кала, Татары юк


Татар һуманитар педагогика университетына хыялда булган миллилекне салдык, шул юкка чыкмасмы, дип борчылалар.
Татар һуманитар педагогика университетына хыялда булган миллилекне салдык, шул юкка чыкмасмы, дип борчылалар.

Өченче "милли" югары уку йортын тозладылар, ә башкалар кала. Император университеты исә исемен дә саклады, миллиардлы акчасын да алачак.

Еш яңгырады

Бу арада еш яңгыраган темаларның берсе - Казан университеты язмышы булды. Исемендә Казан сүзе калуын күпләр теләде. Шул арада Казанда икенче бер югары уку йорты - “Милли университет” булыр дип хыялландырып ачылганы ябылу алдында калды. Аны Идел буе федераль университеты кысаларына Казан университеты белән бергә кушып юк итү, милли югары белем бирү идеясеннән котылу мөмкинлеге бар. Шул турыда милли җанлы университетның укытучылары белән дә сөйләштек. Алар университет ябыласына ышанмый (документ күрмәгән), яки “барысы да яхшы булыр” дип сораудан качарга тырышты. Шулай да кайбер нәрсәләр ачыкланды.

Империя университетына Казан атын дәгъвалап

Император университеты буларак ике гасыр элек ачылган колониал уку йорты, Ленин бабайлы Казан Дәүләт университеты Идел буе федераль университеты булып исем үзгәртә, дип урыс кына түгел, татартелле зыялы да борчылды. Аеруча шул университетны бетерүче татарлар. Әйтик, “Азатлык”ка депутат Разил Вәлиев, анда уку дәрәҗә, Казан дигән сүзен югалта икән, бик зур югалту булачак, дип белдергән иде.

Татар дип сораучы аз күренде

КДУ тәмамлаган сәясәт белгече Илшат Сәетов Идел буе федераль университетына Татар исемен сорау хәерлерәк булыр иде, дип саный. Бу турыда ул Facebook.com аралашу төркемендә язды. Тик Сәетов алдан ук "Татар" сүзенә каршы чыгачакларын әйтә. "Татар" яки "Татарстан" сүзе “Казань” түгел, алар бит империя өчен “куркыныч” сүзләр. Искә төшерсәк, бездә университет белән күп нәрсәне казанныкы дип атыйлар: "Рубин" командасын, Бәйсезлек бәйрәмен, . . . Бервакытны Татар опера-балет театрын да афишаларда “Казанский” дип атый башлаганнар иде.

Ни чарадан бичара символ калды

Ни чарадан бичара, "Татар" дигәне булмады инде, һичюгында "Казан" сүзе калсын, дип шуңа килештеләр. Тынычландырып КДУ ректоры да Казан исеме кала дип җомалады. Татарстан президенты да Федераль статус бирелүне “уку йортының яңадан тууы”, дип атады. Шулай иттереп император университеты исемен дә саклады, миллиардлы федераль акчасын да алачак.

Татар атлысына юкка чыгасы?

Ә Татар дигән аты булганы ябылуын күрмичә калабыз түгелме? Разил Вәлиев та, Татар һуманитар педагогия университетына хыялда булган миллилекне, идеологияне салдык, шулар юкка чыкмасмы, дип борчылу белдергән иде.

Татар һуманитар педагогия университетында

Төп бина. Беренче кат. Башка университетлардан аермалы буларак, төп бинада ишектән керү белән татар теле факультеты башлана. Ишек янында “Раушан” исемле дивар газеты эленгән. Шунда ук татарча “Яшьлек тавышы” исемле газетның соңгы саны таратыла. Ишегенә “Илһам” иҗат берләшмәсе, дип язып куелган бүлмә дә бар.

Башкаларда андый рух юк

“Илһам” берләшмәсе рәисе Рамил Ханнанов, башка университетларда татар рухы алай сакланмый, ди. Дөрес, КДУда татар факультетында да татарча газет чыга, иҗади берләшмә дә бар икән. “Тик аларда бер факультетта гына милли рух бар. Ә безнең татартелле проектлар - бөтен университетныкы”, ди Ханнанов.

Башкаларда татарча даими белем юк һәм хәерчегә җил каршы

Татар телен укытучы доцент Рауза Асылгәрәева исә шушы университетта гына барлык төгәл һәм табигый фәннәрне дә татарча укытырга тырышуларын әйтә. Моның өчен махсус төркемнәр туплыйлар икән. Алар асылда татар мәктәбен тәмамлаган абитуриентлар икән. Урта мәктәпләр урыслашып бетә язган вакытта, ерак авылларда калган татарча белүче укучыларга туган телдә югары белем бирү өчен менә дигән ысул бу. Тик хәерчегә җил каршы: соңгы арада татартелле абитуриентлар да кимегән. Шуңа күрә, берничә факультетта татартелле төркемнәрне быел туплый да лмаганнар. Башка университетларда да андый татар телле белем бирү фанаты булган энтузиаст укытучылар бар, тик ТДҺПУ да гына фәннәр татарча системалы рәвештә биш ел буена даими укытылган икән. Асылгәрәева, шулай да әле университетларын ябып куймаслар, япсалар да татарча белем бирү системасын җимермәсләр, дип өметләнә.

Борчылырга сәбәп юк, дип аңлатырга телиләр

Элеккеге ректор, профессор Җәмил Нигъмәтов, барысы да яхшы булыр, ди.
Татарстан түрәләре исә, кырыс һәм акчасызлык шартларында исән калу өчен университетлар берләштерелә, дип аклана. Һуманитар һәм педагогия университеты җитәкчелегенә якын торучылар да борчылмаска куша. Алар да күндәм генә яхшыга өметләнә. Әйтик, элеккеге ректор, профессор Җәмил Нигъмәтов, барысы да яхшы булыр, ди. Аңа Татарстан педагогия көллиятләре һәм училищелары берлеге шурасы рәисе Миңнегөл Мифтахова да кушыла.

Татар телле мәгарифнең чишмә башы кая борыла?

Тик Минзәлә педагогика көллияте директоры булып эшләүче Мифтахова бу кушылудан татартелле мәгариф зыян күрергә мөмкинлеген дә таный. ТДҺПУда башланып, көллиятләргә дә рух биреп, укытучылар аша мәктәпләргә кадәр барып җитүче милли мәгарифнең чишмә башына зыян салынырга мөмкин, ди ул. Шуңа күрә ул Татар исемле университетны саклый алмасалар да, андагы кешелекне һәм милли мохитне, мәгърифәтчелекне җитәкчеләр саклап калсын иде, дип тели.

Өченче "милли" югары уку йортын тозладылар, ә башкалар кала

Моңарчы инде шулай ук татарча белем бирелгән Татар һуманитар институты ябылган иде. Шулай ук татар-шәрык мәдәниятенә мөкиббән булган Татар-американ көллияте дә ябылды. Ирония буенча яки йолдап алары хәтта "милли университетка" кушылган иде. Ә Татарстан бюджетына азмы-күпме бәйле булган, әмма татар рухын һәм татар телен “сакламаучы” башка һуманитар шәхси яки ярымшәхси югары уку йортлары кала бирә. Бу исә җәмәгатьчелектә, татар рухлы уку йортларын гына махсус ябалар, дигән шикне дә уята.
XS
SM
MD
LG