Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Кытайда: көндәшлек шарт түгел


Обама Шанхай университетында чыгыш ясый
Обама Шанхай университетында чыгыш ясый

АКШ президенты Барак Обама Азия сәфәрен дәвам итеп Кытайга килде. Шанхай университетында чыгыш ясап ул, Америка белән Кытай көндәш булырга мәҗбүр түгел, диде.

Бу Обаманың американ президенты сыйфатында Кытайга беренче сәфәре. Сишәмбедә ул Кытай җитәкчесе Һу Җинтао белән очраша. Көн тәртибендә Иран, Төньяк Кореядан алып, сәүдә, климат үзгәрү һәм кеше хокуклары торышына кадәр күп санлы мәсьәләләр бар.

Обама Кытай җитәкчеләрен Кытайның милли валютасы юаньнең долларга карата үсүенә киртә куймаска чакырыр дип көтелә. Сентябрь аенда ике ил арасында сәүдә дисбалансы 22 миллиард долларга җитте. Көчсез юань моның төп сәбәбе санала.

Вашингтон Пекинны, Кытай товарларын дөнья базарында арзанрак итү өчен, юаньне ясалма рәвештә түбән дәрәҗәдә тотуда инде күптәннән гаепли. Рәсми Пекин бу гаепләүне кире кага.

Обаманың сәфәре алдыннан, Кытайның сәүдә министрлыгы Американың таләбен “гаделсез” дип атады. Вашингтон үзе, американ товарларын базарга чыгару өчен, долларның төшүенә юл куйды, хәзер башкаларның үз валюталарын күпертүен таләп итә, диде министрлык вәкиле.

Пекинга килер алдыннан Шанхай университетында чыгыш ясап, Обама, Америка Кытайның үсүенә каршы түгел, киресенчә, аның “көчле, чәчәк атучы, уңышлы ил” булуын тели, диде:

“Безнең көндәшләр булуыбыз шарт түгел. Киресенчә, нәкъ менә хезмәттәшлек Кушма Штатлар һәм Кытайны мулрак һәм иминрәк итә. Уртак мәнфәгать һәм үзара ихтирам нәтиҗәсендә нәрсәгә ирешеп булганын без үткәннән яхшы беләбез.”

Без дә камил түгел, ләкин...

Студентлар алдында ясаган чыгышында Обама кеше хокуклары мәсьәләсенә дә тукталды. Һәркемнең, шул исәптән Кытай халкының да, сүз, дин, мәгълүмат иреклегенә хакы бар, диде ул.

Ул шулай ук интернетта цензура кертүгә дә каршы чыкты. Бу Кытайда четерекле мәсьәлә. Кытай рәсмиләре челтәрне контроль итү ягында.

Берүк вакытта Обама Америка карашын башка илләргә тагарга теләмәвенә дә басым ясады:

“Без үзебезнең кыйммәтләрне, аларга тугры булуны мөһим дип күрәбез. Берүк вакытта үзебезнең дә камил түгеллегебезне аңлап эш итәбез. Америкадагы хатын-кызлардан сорасагыз, алар сезгә хатын-кызларның җәмгыятьтә урыны турында әле дә иске карашта торган ирләр булуын әйтер. Ягъни, без бар мәсьәләләрне дә чишеп бетердек димибез. Ләкин берүк вакытта универсаль кыйммәтләр турында сөйләүне мөһим дип саныйбыз.”

Кытайга өч көнлек сәфәре вакытында Обаманың шулай ук, премьер-министр Вен Җиабао белән очрашуы, элекке Кытай императорларының сарае – Тыелган шәһәргә һәм Бөек Кытай диварына баруы каралган.

Чәршәмбедә ул Кытайдан Көньяк Кореяга юл тота. Бу аның Азия сәфәренең соңгы тукталышы булачак.
XS
SM
MD
LG