Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс милләтчеләре мәчет төзүгә каршы


Сыктывкарның рус милли оешмалары мәчет төзүгә каршы имза җыя башлаган. Алар “Бердәм Русия” фиркасе башлыгы Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче.

Сыктывкардадагы “Себер чиге”, “Славяннар берлеге” һәм канунсыз эмиграциягә каршы җәмгыять (ДПНИ) мәчет төзелешенә каршы чыккан мөрәҗәгатьтә:

“Без Сыктывкарда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең бездән сорамыйча гына Коми республикасы башкаласында мәчет төзелешенә рөхсәт бирүенә борчылу белдерәбез. Мондый хәлләр милли һәм динара мөнәсәбәтләрне кискенләшүенә китерергә мөмкин”, диелә.

Нәфрәт кайдан барлыкка килгән?

Сыктывкар мөселманнарының “Нур” җәмгыяте рәисе Фәрит хәзрәт Ибраһим сүзләренчә, моңа кадәр әле шәһәрдә мөселманнарга карата нәфрәт алай сизелмәгән.

“Күптән түгел шәһәрдә бер конференция булган иде. Шунда урыс милли-патриот оешмасы вәкилләренең берсе: “мөселманнарга ышанырга ярамый” дип әйткән иде. Мәчет төзелешенә каршылык, күрәсең, шуннан соң башланды”, ди ул.

Русия патриархы Кириллның башка дини гыйбадәтханәләр төзегәндә, илдә дини күпчелекнең, ягъни православларның фикерен дә күз уңында тотарга кирәклеген әйткән чыгышыннан соң моңа аптырыйсы да түгел, әлбәттә.

Фәрит хәзрәт Ибраһим әйтүенчә, чынлыкта урыс милли оешма вәкилләре мәчетнең кайда төзеләчәген дә белми, аларның максаты – мөселманнарга комачаулау.

“Мәчет өчен җир шәһәр читендәге Лесозаводская районында бирелде. Ике ягыннан да югары вольтлы линия уза. Анда башка берни төзеп булмый”, ди ул.

Ташландык җир дә кызганыч

Чынлыкта мөселманнар инде мәчет төзү омтылышы белән 10 елдан артык йөри. Элек җир биргән булганнар. Әмма яңа мэр килгәч “бирелгән аренда вакытына элгермәдегез” дип аны кире алганнар. Инде өченче шәһәр башлыгы килгәч мөселманнар кабат тырышып карарга булган.

Аларга ике урын тәкъдим ителгән. Беренче җир яхшы булса да аны сатып алу шарты белән генә бирергә ризалашканнар.

“1 гектары - 7 миллион иде. Алар ике гектардан да азрак бирмибез, диделәр. 14 миллион акчаны табу мөмкин түгел. Алдан ук без үти алмый торган шартларны куйдылар. Нәтиҗәдә үзләре тапкан ташландык җирне бирделәр”, ди Ибраһим.

Мәчет төзелешенә документларны әзерләү өчен 8 ай вакыт киткән. Хәзер иң соңгы әзерлек эшләре бара. Мәчетнең беренче проекты 1 миллион долларга төшәргә тиеш булган. Әмма иганәчеләр булмау сәбәпле, гади проектны сайлаганнар һәм Мордовиянең Приозерный дигән район мәчете мисалы нигезендә төзергә булганнар.

“Ике катлы дүрт почмаклы, бер манаралы гади мәчет булачак. Кризис башланганчы ярдәм итәбез диючеләр бар иде, хәзер инде үзебезгә генә өметләнәбез”, ди хәзрәт.

Шулай да шәһәрдә кайберәүләрне мөселманнарның мәчет төзелешенә кайдан акча алырга җыенулары шактый кызыксындыра икән. Күпләр акчалар чит илдән килә дип уйлый, күрәсең.

Мөселманнар кысан бүлмәдә җыйнала

Хәзергә исә Сыктывкар мөселманнары җомга намазларына бер бүлмә җыйнала. 5 катлы йорттагы 59 квадрат метрлы бүлмә башта кибет булган. Аннары аны мөселманнарга биргәннәр.

“Үзебез ремонлап кереп, 7 ел буе шушы бүлмәдә җыелабыз. Җомга намазына килгән 70-80 кеше бик авырлык белән генә сыя. Шуңа Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә кыйммәт булса да филармония бинасын яллыйбыз”, ди Фәрит хәзрәт.

Ул яңа мәчет төзелешенә хәзер дә аяк чалырга мөмкинлекләрен әйтә. Хәтта заманында бер җитәкче: “Аны бозарга туры килсә, без ничек бозарбыз соң” дип мөселманнарны аптырашта калдырган.
XS
SM
MD
LG