Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җинаять төркемнәре 3000 елдан артык төрмәдә утырачак


Быел Татарстанда оешкан җинаять төркемнәрендә катнашучы 507 кеше кулга алынган. 1265 җинаять эше кылынган. 2001 елдан башлап кулга алынган җинаятьчеләрнең гомуми җәзасы 3000 елга җитә.

Гадәттә Татарстандагы оешкан җинаять төркемнәре турында мәгълүмат бик яшерен булса да, 18 ноябрьдә республиканың эчке эшләр министрлыгының әлеге тармак өчен җавап бирүче бүлегендә эшләүчеләр матбугат очрашуы үткәрде. Журналистлар алдында чыгыш ясаган җитәкче Павел Серов, җинаять дөньясындагы хәлләрне болай бәян итте.

“2009 елда Татарстанда оешкан җинаять төркемнәрендә катнашучы 507 кеше кулга алынган, яртысыннан күбесенә җинаять эше кузгатылган. Алар тарафыннан 1265 җинаять эше кылынган. Иң зур эшләрнең берсе – Казанда оешкан “Ташкент”, Бөгелмә шәһәрендә булган “Алиев” төркеменә карый. Әлеге төркемгә кергән дистәдән артык җинаятьче күпләп кеше үтерүдә, корал саклауда, урлау һәм башка җинаять эшләрендә гаепләнә”, ди Серов.

Белгечләр республикада җинаять төркемнәренең артуына борчыла. 2001 елдан республикада бу тармакта 86 җинаять эше кузгатылган, 143 кеше төрмәгә утыртылган. Бу кешеләргә бирелгән гомуми җәза 3000 ел дип исәпләнә.

Җыелышта халыкта күп тапкыр телгә алынган “Һади Такташ”, “Жилка”, “Тагирьяновские”, “29нчы комплекс”, “Татарлар”, “Ислам җәмәгате”, “56нчы квартал”, “Квартал” җинаять төркемнәре турында да сүз булды. Һәр төркемнең башлыгы һәм артык актив җинаять кылган әгъзалары гомерлеккә төрмәгә утыртылган. Калганнар 5 елдан алып 25 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән.

2009 елда “Татарлар”, “Квартал”, “56 квартал” төркемнәре әгъзалары мәхкәмә карары белән риза булмыйча, Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять тапшырган. Әмма әлеге төркемнәргә бирелгән җәза үзгәртелмәгән.

“Һади Такташ” төркеме башлыгы Галиәкбәров, Фәрхетдинов, “Жилка” башлыгы Махурин, “Тагирьяновские” башлыклары Тагирьянов, Бабков, Данилевич, Дацко, “29 комплекс” лидеры Еременко, “Ислам җәмәгате” башлыгы Раззаков гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Матбугат очрашуында җинаять эше оештыруда гаепләнгән, Дәүләт Шурасының элекке депутаты Ираклий Саввиди турында да сүз булды.

“Бүген әлеге җинаятьне башкарган кешеләр, үз гаепләрен танып гариза язды. Алар сүзләренчә, Саввиди җинаять эшен оештырган. Шуңа күрә аның гаепле булуында шик юк. Президентка нинди генә хатлар язса да, ул гаепле һәм бу эшләре өчен җавап тотачак. Әлегә ул үз ватанында, Грециядә качып ята. Әмма Саввиди федераль эзләүгә тапшырылган. Әлегә Греция ягы белән аны кулга алу турында сөйләшүләр бара”, ди Павел Серов.
XS
SM
MD
LG