Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе башлыгы вафат


Бөтенрусия билбау көрәше федерациясе президенты, Халыкара билбау спорт көрәше федерациясе башлыгы, Русиянең атказанган тренеры Риф Гайнанов вафат булды.

Риф Фәтхелбаян улы Гайнанов Таиландта ял иткәндә, йөрәк авыруыннан үлгән.

Әлмәттә физкультура техникумын, аннары Мәскәүдә физкультура институтын тәмамлый. Ул грек–рим көрәше буенча Халыкара спорт мастеры. Шулай ук СССР һәм дөнья Кубоклары иясе.

Күп еллар Риф Гайнанов Русия Спорт көрәше федерациясе вице–президенты вазыйфасын башкара. 2003 елның языннан ул Бөтенрусия билбау көрәше федерациясе президенты булып тора.

Риф Гайнанов 21 ноябрьдә Мәскәүдә җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG