Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Сөембикә манарасын үзенә алмакчы


Татарстанның җир һәм милек мәcьәләләре министрлыгында кайбер федераль корылмаларны Татарстан карамагына күчерү мәсьәләсе каралды.

Татарстандагы 14 тарих һәм архитектура һәйкәле Русия Федерациясе милке булып тора.

Алар арасында Сөембикә манарасы, Болгар шәһәре хәрабәләре һәм Губернатор сарае да бар.

Киңәшмәдә бер атна эчендә Казандагы корылмаларны барлап чыгып, алга таба аларны Татарстан милке итеп теркәү эшенә керешү турында килешенде.
XS
SM
MD
LG