Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр татар мәгарифен яклауны башлый


Татар яшьләре милли мәгариф системасын яклап яңа кампания башлый. Алар Мәскәүдә конституцион мәхкәмә каршында пикет оештырмакчы.

Татар яшьләре форумы бюросы һәм “Үзебез” хәрәкәте вәкилләре фикеренчә, соңгы вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан милли мәгариф проблемаларына кызыксыну кимеде. Һәм бу өлкәдә ниндидер битарафлык хөкем сөрә.

Шул нисбәттән алар татар милли мәгарифен яклап зур кампания башларга булган. Беренче чиратта яшьләр Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында “Милли мәгариф системасы: яшәргә хокукы бармы” дигән түгәрәк өстәл оештырачак.

Татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин әйтүенчә, анда татар зыялылары чакырылачак.

“Шунда ук татар халкының хокукларын яклау комитеты төзибез. Анда Татар иҗтимагый үзәге, “Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы бюросы, “Мәгариф” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, сәясәтчеләр керәчәк. Һәрхәлдә проблемага битараф булмаганнар өчен ишекләр ачык”, ди ул.

Урыслар имза җыя

Татар яшьләре икенче эш буларак милли мәгарифне яклап Русия конституцион мәхкәмәсе янында пикет оештырмакчы. Чөнки 309-нчы канунны кабул итү нигезендә, татар балалары ана телләрен өйрәнүдән мәхрүм кала.

Әмма республикадагы кайбер урыс оешмалары, күрәсең, болай санамый.

Киресенчә, Татарстандагы рус мәдәнияте җәмгыяте республикада урыс телен кысыла дип белдерә башлаган.

Руслан Айсин
“Алар имза җыеп Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итмәкче. Имеш, мәктәпләрдә урыс теле әзрәк укытыла һәм шул сәбәпле балалар начар укый икән. Аларның җыелышында булган идем, андагы бер катнашучы хәтта “татар мәктәпләрен бөтенләй бетерергә кирәк” дип сүз чыгарды”, ди Айсин.

Рус мәдәни оешмасы инде Бауман урамында, интернет-кафеларда бу мәсьәлә нигезендә дискуссия чыгарган.

Татар җәмәгатьчелеге битараф

Шул ук вакытта татар җәмәгатьчелегенең хәрәкәте әлегә сизелми. Казандагы 2-нче гимназиядән бер укучы анасы Аида Камалова гына баласының Бердәм дәүләт имтиханын урысча бирүенә каршылык белдереп мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Русия югары мәхкәмәсенең гражданнар эшләре кассация коллегиясе Камалованың бу шикаятен кире какты. Хәзер ул конституцион мәхкәмәдә каралырга тиеш.

Татар яшьләре әлеге мәсьәлә тикшереләсе көнне Мәскәүдә мәхкәмә каршында пикет оештыруны күздә тота. Әмма аларны җәмәгатьчелекнең Камалова күтәргән мәсьәләгә битараф калуы борчый.

Руслан Айсин фикеренчә, Русия төбәкләрендәге татар оешмалары да милли мәгариф проблемасына читтән генә карап тормаска тиеш. Чөнки беренче чиратта татар мәктәпләренең ябылуы нәкъ аларга яный.

“Авырлык белән ачылган татар мәктәпләрен хакимият акча юк дип ябып куярга мөмкин. Бу мәсьәлә бик кискен тора”, ди татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе.

Хәзер инде Русия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмаларына татар мәгарифен яклап кампания башлау хакында хәбәр ителгән. Киләчәктә бу яшьләр Русия президенты, премьер-министры яки конституцион мәхкәмә башлыгына мөрәҗәгать итә алсын өчен хат нөсхәсе әзерләнә.

Республика яшьләре фикеренчә, мөрәҗәгатьләр Татарстаннан гына түгел, ә барлык Русиядәге татарлардан булырга тиеш. Һәм бары шул чакта гына ниндидер уңай нәтиҗә булырга мөмкин.

Инде Башкортстандагы башкортлар да милли мәгарифне яклау кампаниясенә кушылырга әзер булуын әйткән.

“Мин алар белән сөйләштем. Башкорт корылтае да, башкорт яшьләр оешмасы да бергәләп эшләргә әзер”, ди Айсин.

Интернетта татар милли мәгарифен яклау кампаниясенең сәхифәсе дә ачылган. Анда булачак чаралар, кылыначак гамәлләр турында мәгълүматлар урнаштырыла.
XS
SM
MD
LG