Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эссе: “Татар клуб көйләренең популярлыгы бетте!”


2007- 2008 елларда яшьләр арасында татар клуб көйләре яхшы кабул ителсә, бүген бу юнәлештә торгынлык чоры башланды ди, “Эссе” егетләре Айрат Ильясов һәм Нияз Вәлиев.

Татар эстрадасында җырчыларның күплеге, башкару алымнарының бертөрлегә охшап калуы эстрада вәкилләрен тагын да яхшы, үзенчәлекле итеп иҗат итәргә этәрә. Яшьләр арасында бик тиз популярлык алган “Эссе” төркеме егетләре эзләнү юлына басканнар, аларны эстраданың бүгенге хәле уйланырга мәҗбүр иткән. Бу хакта алар “Кызган таба”га җиткерде.

Рөстәм Исхакый. Егетләр, бүген төркемнең тамашачыга өздереп әйтерлек нинди яңалыклары бар?
"Азатлык"ның Казан студиясе


Нияз Вәлиев. Тиздән безнең икенче альбом чыгарга тиеш. Анда 17 җыр тупланды. Икенче елга “Эссе” төркемнә 5 яшь тула.

Айрат Ильясов. Яңа альбомда күбесенчә яңа җырлар булачак. Кемнәрдер, соңгы арада “Эссе” төркеме сәхнәдә сирәк күренә башлады дисә, җыр җыентыгын туплау да моңа сәбәп булгандыр.

Рөстәм Исхакый. Бу көннәрдә сезне кайда күрергә мөмкин?

Айрат Ильясов. 19 ноябрьдә Казаннын “Арена” төнге клубындагы татар дискәтүгендә. Мин анда җырчы буларак та, алып баручы буларак та катнашам. Алга таба кайда булачагыбызны рекламалар хәбәр итәр.
Рөстәм Исхакый. Сез һәрберегез шоу-бизнеста аерым эшләр белән дә шөгыльләнәсез. Нияз син татарча мультфильмнар, ә Айрат юмористик юнәлешне алып бара башлаган иде, бу өлкәдә хәлләр ничек?

Нияз Вәлиев. Мультфильмнарны тәрҗемә итүне башлаган идем, әлегә туктап торырга туры килде. Техник сәбәпләр аркасында һәм кирәкле кәгазьләрне тәртипкә китерәсе бар.

Айрат Ильясов. Узган ел үзем тәкъдим иткән “Эстрада китекләре”н “Барс Медиа” ярдәмендә оештырып чыкканнан соң, юмордан бераз китеп торырга туры килде. Ул вакытта миңа Фәрит Галиев исемле “Юмор-шоу” егете булышкан иде, хәзер алар юмористик проектларны дәвам итәләр.

Рөстәм Исхакый. 2010 елда “Эссе” төркеменең 5 яшьлек юбилеен шоу-тамаша итеп үткәрергә теләк бармы?

Айрат Ильясов. Әлбәттә, ничек булыр икән дип баш ватабыз. Төрле фикерләр бар, әлегә төгәл берни әйтеп булмый.

Рөстәм Исхакый. Нияз безнең һәрвакыттагыча тыйнак, аңа мөрәҗәгать итәсе килә. Син Казан дәүләт университетының көнчыгыш телләр факультетын тәмамлаган егет буларак ни өчен тәрҗемәче, илче булып эшләп китмәдең, шоу-бизнеска кереп киттең?

Нияз Вәлиев. Тәрҗемәче булып эшләп карадым, ләкин эштән рәхәтлек тапмадым. Анда бернинди иҗат юк, иҗат булмаган эштә мин озак тора алмыйм.

Рөстәм Исхакый. Егетләр, татар шоу-бизнесында шактый ел кайныйсыз, нәрсә җитми бүген әлеге өлкәгә?


Айрат Ильясов. Беренчедән, акча. Икенчедән, безнең татарлар арасында кечкенә генә проблема бар. Менә мәсәлән, татар дискотекаларына биергә дип кеше аз килә. Алар, “Нәрсә күрсәтергә маташасыз инде, карап карыйк…” дигән уйлар белән сәхнә каршына басалар да, алып баручыларның, җырчыларның күзләренә текәлеп карап торалар. Кайберләре кич буе вакытын шулай үткәрә. Ни кызыгы бар аның, белмим… Кеше бит инде дискотекага килгән, җыелган бөтен начар көчләрен ташлап, биеп ял итәргә, күңел ачып кайтырга тиеш. Ул як менә нык какшый…Татар клуб музыкасы хәрәкәтенә ял итә торган тамашачы җитми.

Нияз Вәлиев. Әгәр дә син татар артисты буласың килә икән, сиңа заманча стильдә эшләү кирәкми. Чөнки ул юнәлеш белән акча эшләп булмый, тиешле материал, ярдәм булмагач, үсеш тә булмый дигән сүз. Яшьләрчә музыканы үзең өчен генә иҗат итәргә була, аның белән ерак китеп булмый. Бездә хәзергә бары традицион стильләр, халык җырлары белән генә яшәп була.

Рөстәм Исхакый.
Рус телле, инглиз телле артистлар үзләренең чыгышларына, төс-кыяфәтләренә, иҗатларына энәсеннән җебенә кадәр игътибар итә. Сездә андый үзенчәлек бармы?

Нияз Вәлиев. Мин үзебезне андый ук кәттә төркем дип атый алмыйм. Андыйларга Салават Миңнехановны кертергә булыр иде. Аның “Онытма мине” исемле клибы бик шәп эшләнгән, ул татар эстрадасында бердәнбер заманча клип. Ләкин кызык өчен, мин булдыра алам дигәнне күрсәтергә генә ясалган, чөнки ул үз-үзен акламый, акча китерми…

Рөстәм Исхакый. “Эссе” төркеме кеше эшләгәнгә карап торыр көнгә калмагандыр бит?

Нияз Вәлиев. Шәхсән мин клип ясаудан рәхәтлек алмыйм, музыка язу, студиядә эшләү кызыграк.

Рөстәм Исхакый. Сезгә хәзер тамашачы кирәкме, әллә инде, без 5 ел йөрдек, ярый, егет-кызлар сезгә рәхмәт дияргә телисезме?

Нияз Вәлиев. Бәлки шулай да булыр…

Айрат Ильясов. Безгә иҗатыбызны әйбәтләп бәяләүче тыңлаучылар җитми.

Нияз Вәлиев. Айрат белән инглиз, рус, төрек телендә җырлап карарга кирәк дип уйлыйм. Яшьлек дәрте булганда, татар эстрадасы белән генә чикләнмәскә иде.

Рөстәм Исхакый. Чит телдә җырлый алыр идегезме Айрат?

Айрат Ильясов.
Җырлый алыр идегезме түгел, әлбәттә булдырабыз аны. Безгә Мәскәү ягында бүтән тамашачыны да эзләп карарга кирәктер. Әлегә фикерләр күп, аларны кайчан гына тәртипкә салып бетерербез.

Рөстәм Исхакый. Бу идеяләрне тормышка ашырырга зур ширкәт кирәкме, “Казан егетләре” төркеме үзләре генә эшли түгелме соң…

Айрат Ильясов. Ялгышасың…
Казан студиясендә егетләрнең лирик чигенеш вакытлары


Нияз Вәлиев. “Казан егетләре”нә килгәндә, алар да үзләренчә, диско форматта эшләп караганнар иде. Хәзер янәдән кире халык җырларына кайттылар. Чөнки бүген татар эстрадасына заманча көйләр кирәк түгел.

Рөстәм Исхакый. Кайчандыр “Руки вверх”, “Света”ларны тыңлаган яшьләр татар клуб музыкасын тыңлый башлаган иде бит. Хәзер нәрсә тыңлый соң алар?

Нияз Вәлиев. Бүген “David Guetta”, “Inna”ны тыңлыйлар.

Рөстәм Исхакый. Татар яшьләрен чит ил “йолдыз”ларыннан аерыр өчен нәрсә комачаулый?

Айрат Ильясов. Бик көчле инвесторлар кирәк…Яшьләр телевидениясе җитми.

Нияз Вәлиев. Кайвакыт музыкаль каналлардагы җырларны тыңлыйм да, алар эшләгән стильдә безнең билгеле музыкант Марат Мухин бик җиңел генә көй яза алыр иде дип уйлап куям. Ләкин монда ул беркемгә дә кирәк түгел.

Рөстәм Исхакый.
Бәлки Нияз син генә шулай уйлыйсыңдыр? Татар яшьләре дәртле, кызу көйләрне тыңлый, күчерә, җыя бит…

Нияз Вәлиев. Бер-ике ел элек татар дискәтүкләре Казанда бик еш була иде, хәзер бик сирәк бит. Әйе, рус кешеләре дә үткәрә башлады, ләкин аларга кеше бик аз йөри, татар клуб көенең популярлыгы бетә бара.

Рөстәм Исхакый. Сезнең шул ук “Авылга” җырын алыйк, дәртле көйле, яшьләрчә бит, халык аңа яхшы сикерә түгелме соң?

Айрат Ильясов. Аның бит сүзләре халыкчан, стиль дөрес сайланган.

Нияз Вәлиев. Безнең альбомда шундый ике җыр булачак, “Авылга” һәм “Төнге яңгыр”.

Рөстәм Исхакый.
“Авылга” җырында Татарстанның кайбер районнары искә алына, җырга кермәгәннәре үпкә белдермәделәрме?

Айрат Ильясов. Андый хәл булды. Ул районнар кертү кинәт кенә башка килде. Чөнки җырга өстәмә рифмалар җитми иде. Ниязга әйтәм, әйдә болай язабыз: “Арча, Мамадыш, Зәй, Кукмара”, ул өстәп китте: “Питрәч, Теләче, Лаеш, Саба”. Шуннан яхшы гына ишетелә башлагач, “Сарман, Балтач, Чимешән, Буа…Җыелдык утырдык киттек авылга” дигән сүзләр язылды.
Билгеле музыкант Марат Мухин белән (уңнан беренче)


Рөстәм Исхакый. Сезнең алданрак чыккан “Сиңа кирәк түгел” җырының популяр булып алуын ничек аңлатырсыз?

Нияз Вәлиев. Беренчедән ул вакытта андый стиль модада иде.

Айрат Ильясов. Икенчедән “Авылга”да без районнарны санасак, монсында иң еш очраган кызлар исемнәрен атадык. Гомумән җырда бер сүз берничә тапкыр кабатланса, аны халык бик тиз үз итә.

Рөстәм Исхакый. Сез әйткән “Inna”ларның популяр булып китү сере нидә икән?

Айрат Ильясов. Алар үзләренә бер стиль таптылар һәм тиешле вакытта яшьләр арасына чыга белделәр. Бездә исә күп яшь җырчыларның башкару стильләре бер, формат та бер, шуңа халык аптырашта дип уйлыйм. Аннары яшьләр бер дискотекада 40-ка якын җырчына күрергә әзер түгел, кеше арый башлый. Кыскасы, бик күп фикерләр, кайсы дөреслеккә якын килгәнен дә аңламассың.

Нияз Вәлиев. Менә без хәзер үзебезгә башкача стиль таптык диярлек, шаяру формасындагы җырлар җырлыйбыз. Кемдер аны кантри стиленә дә ошатыр. Клуб форматыннан читләшергә уйлыйбыз.

Рөстәм Исхакый. Егетләр, болай булгач татар клуб музыкасының, эстраданың киләчәге бармы әллә юкмы?

Айрат Ильясов. “Юкмы, бармы?” дигән сорау булырга тиеш түгел. Әлбәттә бар! Ул юнәлештә бөтенебез дә эшләргә тиешбез!
XS
SM
MD
LG