Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи коррупцияне җиңәргә вәгъдә итә


Хәмит Карзаи инагурациясе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00


Антакич көнне Кабулда Хәмит Карзаиның вазыйфага керешү тантанасы үтте. Әфганстан президенты илдә тынычлык урнаштырырга, гыйсьянчылар белән татулашырга, коррупциягә каршы көрәшергә вәгъдә итте.

“Рәхимле вә шәфкатьле Аллаһ исеме белән, мөкатдәс ислам диненә тугры булырга, конституцияне һәм башка кануннарны үтәргә һәм үтәлүен тәэмин итәргә тантаналы рәвештә ант итәм.”

Шушы ант сүзләрен Хәмит Карзаи бүген Кабулда чит ил кунаклары һәм әфган рәсмиләре катнашында үткән тантанада әйтте.

Икенче мөддәткә максатлар билгеләп ясаган күләмле чыгышында Карзаи афган җәмгыятенең төрле катламнарын борчыган мәсьәләләргә кагылырга тырышты – илдә тынычлык һәм тотрыклылык урнаштырырга, гыйсьянчылар белән татулашырга, коррупциягә каршы көрәшергә вәгъдә итте.

Җәнҗаллы сайлаулар нәтиҗәсендә бүлгәләнгән җәмгыятьне Карзаи янә берләштерергә ниятли.

“Бүген Әфганстан президенты буларак ант иткәннән соң, мин үземне бар әфган халкының, Әфганстандагы һәр кешенең хезмәтчесе итеп саныйм.”

Карзаи үзенең сәяси көндәшләренә дә җылы сүз тапты, аларны илнең яңа идарәсен һәм сәяси системын төзүдә катнашырга чакырды.

“Мин президентлыкка намзәт булган бар туганнарны да илебезнең якты киләчәге өчен бергәләп эшләргә чакырам.”

Соңгы вакытта халыкара җәмәгатьчелек Карзаи хөкүмәтенең Талибан хәрәкәтенә каршы тору һәм коррупциягә каршы көрәшә алуына шик белдерә башлаган иде.

Карзаи шушы ике төп мәсьәләгә аерым тукталды. Моңарчы ул дари телендә сөйләсә, Талибан һәм коррупция мәсьәләсенә җиткәч, Әфганстандагы икенче дәүләт теле, паштуга күчте. Карзаи илнең югары мәҗлесе Лойа Җирганы гыйсьянчылар белән татулашырга өндәде.

“Без бар читләшкән ватандашларыбызны, халыкара террор челтәрләре белән бәйле булмаган кешеләрне ватанга кайтып, конституция нигезендә яши башларга чакырабыз.”

Әфганстанда җаваплы, үтә күренмәле хөкүмәт булдыру кирәклеген беренче чиратта Кушма Штатлар әйтеп килде. Бүгенге тантанада АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да катнашты. Карзаи аның алдында коррупциягә каршы көрәшергә вәгъдә итте.

“Әфганстан министрлары гадел, белемле һәм үз халкының хезмәтчесе булырга тиеш. Югары рәсмиләр – шул исәптән, министрлар, аларның урынбасарлары – бар милекләрен теркәргә тиеш. Моның өчен без парламент белән коррупциягә каршы канун әзерлибез.”

Карзаи үзенең чыгышында Кушма Штатларга һәм башка Көнбатыш илләренә төзекләндерү эшендә ярдәм иткән өчен рәхмәтен җиткерде.

Алдагы биш елда ул Әфганстанны үзен үзе сакларлык, тыныч, тотрыклы, көчле демократик системы булган ил итәргә, бар авыл-шәһәрләргә электр кертергә вәгъдә итте.

Карзаиның төп көндәше, элекке тышкы эшләр министры Абулла Абдулла аның бу чыгышында бер яңалык та ишетмәвен әйтте:

“Мин бер яңалык та ишетмәдем. Шул ук сүзләр. Үзгәрешләр, реформалар, коррупциягә көрәш, иминлек, татулык турында ул инде сигез ел буы сөйли. Вазгыять начарлана гына бара.”

Талибаннан соңгы Әфганстанда беренче вакытлы җитәкче итеп Карзаи 2001 елда Бонн конференциясендә сайланган иде. 2002 елда илнең югары мәҗлесе аны тагын 2 елга җитәкче итеп калдырды.

2004 елда Карзаи беренче демократик президент сайлауларда җиңеп чыкты. 2009 елда икенче мөддәткә сайланды.
XS
SM
MD
LG