Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев кем белән көрәшә?


“Безнең гәҗит” Дмитрий Медведевның билгесез дошманнарының кем булуын аңларга тели.

Газетның чираттагы санында Дмитрий Медведев юлламасына карата Фирдүс Гыймалтдиновның “Бары 100 минут...” дигән язмасы урын алган. Автор хәзерге президентның илнең кичәге җитәкчесен, премьер-министр Владимир Путин чорын сүгеп ташлавына игътибар иткән. “Без дөрес яшәмәгән, юлбашчылар сүзенә ияреп көн итүдән туктарга вакыт”, диде. Путин чорында да дөрес яшәмәдекме икән? Премьер-министр Президентка үпкәләмәсме? Әнә бит, Медведев икътисад та ялгыш юлдан бара, модернизацияләргә кирәк”, дип яза Гыймалтдинов.

Язма авторына Медведев куйган максатлар ошаган, хәтта Русиядә яшисе килеп китте, ди ул. Әмма Дмитрий Медведевның “Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә төшереп: “Ул вакытта безнең ата-бабалар җиңгән, хәзер без җиңәргә тиеш”, дип куюы гына уйга калдырган.
“Нинди дошман белән көрәшәбез икәнлеген генә әйтмәде. Сугыш, дошман, җиңү белән модернизацияләү, демократияне үстерү арасында уртаклык үткәрү ничектер, бераз тәнне чымырдатып куйды...!”, ди Фирдүс Гыймалтдинов.

“Шүрәле” – нигез ташы


Әлеге язманың авторы Чаллы егете Линар Закиров. Ул “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестиваленә төшерелгән “Шүрәле” мультфильмы Татарстан мультифильмнарының нигез ташы булыр дип саный. татарстанда да чит илнеке кебек сыйфатлы балалар әкиятләре төшерер өчен газет-журналлар ел әйләнәсендә мәктәп укучылары арасында “Яхшы мультифильм сценарие” кебек бәйге оештырырга кирәк дип саный.

Тагын Хәтер көне турында


“Каян килгән “математиклар”?” язма быел 11 октябрьдә үткәрелгән Хәтер көне турында. Хатны Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы кешесе Фазыл Йосыпов яза. Ул быел үзе дә Хәтер көнендә катнашкан икән.

Әмма аны Хәтер көнен “бу көнне үткәрү хата” дип йөрүләре борчый. “Инде Хәтер көне 5 ел үткәрелгәннән соң, табылган бит акыллы башлар. Бу чара 12 октябрьдә үткәрелергә тиеш дип санап чыгарганнар”, дип яза.

Йосыпов бу эшне башлап йөрүче Раил Имамовка алга таба да12 октябрь көнне дога кылырга киңәш итә.

Зәңгәрләр эпопеясы тәмам


Газетның нәшире Илфат Фәйзрахмановның зәңгәрләргә багышланган өченче язмасы дөнья күрде. Ул анда психологлар, хокук яклаучылардан зәңгәр ир-атлар турында фикер алган. Белгечләр бу гадәттән котылып була дип әйткән.

“Зәңгәрлек таралмасын өчен барын да эшләргә кирәк. Әнә быел милли, дини оешмалар берләшеп, Бауман урамында ачылган гей-клубны яптырды бит. Яшәсеннәр, үзләренең ябык клубларында, өйләрендә... Урамнарга демонстрацияләргә чыкмасыннар. Башкаларны үз дөньяларына җәлеп итмәсеннәр. Өнәп бетермәсәм дә, үзем толерант. Яшәсеннәр, үзләре шуны теләгәч, тик миңа тимәсеннәр, балаларыма орынмасыннар. Башкаларны үзләре кебек бәхетсез итмәсеннәр”, дигән теләктә кала Фәйзрахманов.
XS
SM
MD
LG