Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда грипп белән авыручылар арта


Оренбур өлкәсендә дуңгыз кизүе белән авыручыларның саны бер атна эчендә 93тән 170 кә җитте. Табиблар, Оренбурда эпидемия, дип әйтергә батырчылык итте.

Бу 19 ноябрьдә өлкә үзәгендә үткән селектор киңәшмәсендә яңгыратылды. Рәсми рәвештә дуңгыз кизүе белән авыручы 170 кеше теркәлде. Шулай да белгечләр: гриппны гадигә һәм дуңгыз кизүенә бүлүдә мәгънә юк дип саный. Сан буенча, авыруның баскычы барлык салкын тигән авыруларның төрләреннән дә күбрәк.

Оренбур өлкәсе буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Яковлев: “Шау-шуга бирелмәскә кирәк, авыручылар барысы да контрольдә”, ди. Шул ук вакытта, Бозаулык шәһәрендә бер авырлы хатынның үлүе билгеле булды. Бу гади авыру булдымы яки АH1 N1 ме, моны белгечләр ачыклар.

Битлекләр һәм даруларның җитмәвенә килгәндә, чиновниклар әлеге проблеманы чишергә вәгъдә итә. Алар сүзләренчә, шушы көннәрдә шәһәргә йөк машинасы белән 110 мең данә оксалин мае, ремонтадин, 40 мең кап арбидол кайтарылачак. Ә хәзергә түзеп торырга кирәк.
XS
SM
MD
LG