Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурдан хаҗга 50 кеше китте


Оренбур өлкәсеннән быел хаҗ кылырга ниятләүчеләрнең саны 50гә калды. Бу сан узган ел белән чагыштырмача берничә дистәгә ким.

Хаҗ кылучылар Оренбурдан Мәккәгә 3 юл белән юнәлде. Аларның юллары очкычлар белән Казан – Уфа – Мәскәү аша булды.
Оренбурның үзендә генә дә 5 мәчет эшләп килә.

Шуларның берсе – Рамазан мәчете. Бу мәчеткә йөрүче мөселманнар арасыннан хаҗка 5 кеше китте. Барысы да беренче тапкыр бара икән. Аларның берсе - Рамазан мәчете имамы Фарух хәзрәт Зинәтуллин.

Мәдинә Галеева гаиләсе белән

Мәдинә Галееваны озатырга дип барлык гаиләсе килгән иде. “Мин укытучы, аннан балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Пенсиям бик аз. Шулай да мин аны озак еллар җыеп бардым. Балалар белән бергә яшәгәч, бу миңа мөмкинлек ачты”, диде ханым.

Ерак юлга чыгар алдыннан мөселманнар бергәләп өйлә намазын укыды. Аннан, безне хаҗга бару ниятеннән дуңгыз кизүе дә куркытмады, дип юлга чыкты.

XS
SM
MD
LG