Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның өч татар милли җәмгыяте утырышларын бергә уздыра


18 ноябрь татар мохите өчен үзенә күрә бер тарихи вакыйга. Өч татар җәмгыяте бер утырышка җыелып еллык планнарны раслады.

Самарда 21 ел буена өлкә җәмгыяте “Туган тел” эшләп килә. Шулай ук дистә елга якын Самар шәһәр милли-мәдәни мохтарияте дә оешып хезмәт итә. 2010 ел җәмгыятьләр өчен бик тә зур мәшәкатьләр белән узачак. Өлкәнең Гали авылында татар авылларының федераль Сабан туе узачак. Федераль Сабан туеның гомуми планы зур, менә шул зур мәшәкатьләрнең берсе – татар көрәше буенча баш батырга бүләкне – җиңел машинаны Галигә самарлар алып бирергә вәгъдә кылдылар.

2010 елны өлкәнең Иске Ярмәк авылында яшәгән язучы Халик Садриның да юбилее. Әдипнең җыентыгын Казанда бастырып халыкка тарату турында да сүз барды. Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров белән бу турыда сөйләшүләр алып барыла.

Мәгълүм ки, бүгенге Самар өлкәсе борынгы болгар дәүләтенең көньяк чиге булып торган. Самарда оешкан “Болгар фонды” җитәкчесе Мулланур әфәнде Болгар чорын яктырткан китап бастыруны да 2010 ел планына керткән.

Шул ниятен тормышка ашыру мәшәкате белән эшлекле сөйләшүләрне тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин белән сүз алып бара. Гомәр әфәнде дә бу китапны Казанда бастырырга уй тота. Самар татар милли хәрәкәте елдан-ел тергәкләнә бара, яңа көчләр килә. Эшмәкәрләребезнең кыйбласы татар мәшәкатьләренә юнәлүе дә өмет тудыра.







XS
SM
MD
LG