Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия яшьләре: уен түгел, чын сугыш


Антифашистлар һәм үтәмилләтчеләр арасындагы каршылыклар арта. Хокук яклаучылар вәзгыятьнең кискенләшүенә борчылу белдерә.

Русиядә үтәмилләтчеләргә каршы чыккан яшьләр хәрәкәте, икенче төрле әйткәндә “Антифа” тарафдарларының күбесенә такырбашлар тарафыннан хөҗүмнәр ясалды. Күптән түгел иң танылган антифашистларның берсе - Иван Хуторский үзе яши торган өй подъездында атып үтерелде.

Әлеге хәлләрдән соң үтәмилләтчеләр белән антифашистлар арасында киеренкелек тагын да артты.

70-ләп антифашист Кремль тарафлы “Яшь Русия” хәрәкәте бинасын камап алып, утлы шешәләр, таяклар атты. Нәкъ “Яшь Русия”гә һөҗүм ясауларын, алар әлеге оешма җитәкчесе - “Бердәм Русия” депутаты Максим Мищенконың хакимияттә үтәмилләтчеләр мәнфәгатьләрен яклау белән аңлатты. Аерым алганда алар Мищенконы “Русский образ” милләтчеләр оешмасы чараларын яклап килүен әйтә.

“Солидарность” хәрәкәтенең яшьләр лидеры Илья Яшин сүзләренчә, киләчәктә антифашистлар һәм үтәмилләтчеләр арасындагы каршылыклар артачак кына һәм бу уен гына түгел, ә чын сугыш.

Кунак ашы кара каршы

Белгечләр фикеренчә, бу ике як тарафдарлары да Русиянең киләчәген үзенчә күрә. Сафларына меңләгән кешене туплаган үтәмилләтчеләр “Русия бары урыслар өчен!” генә дип бара һәм урыс булмаганнарга хөҗүмнәрен арттыра.

Антифашистлар исә башка фикердә тора. Һәм чит илдәге тарафдарлары белән элемтәләрне арттыра. Элегрәк алар көрәшне тыныч кына алып бара иде. Әмма Яшин әйтүенчә, алар да хәзер үз юнәлешләрен үзгәртә. Һәм дә хөҗүмнәргә күчә.

Хокук яклаучылар исә моңа борчылу белдерә. Алар үтәмилләтчеләргә каршы хәрәкәт алып барырга кирәклеген кире какмый, әмма көч куллануга каршы тора.

Хокук яклаучылар борчыла

Пәнҗешәмбе көнне бер төркем хокук яклаучылар, шул исәптән Мәскәү-Һелсинки төркеменнән Людмила Алексеева, “Мемориал”дан Алексей Черкасов, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәттән Лев Пономарев көч кулланудан тыелуны сорап мөрәҗәгать кабул итте.

Алар фикеренчә, бу хокук саклау оешмалары өчен файдага гына булачак һәм антифашистларны күпләп кулга алуга китерәчәк.

Антифашистлар исә үтәмилләтчеләрнең берничә ел инде аларга хөҗүм итүләрен һәм хокук саклау оешмаларның моңа карата бернинди чара күрмәвен әйтә. Киләчәктә алар да үзләрен яклыячагын белдерә.

Яшьләр өчен көрәш

“Яшь Русия” оешмасына булган хөҗүм турында үзенең исемен әйтергә теләмәгән антифашистларның берсе: “Мәскәү антифашистлары депутат Максим Мищенконың “Русский образ”ны яклавына үзләренең канәгатьсезлеген белдерергә килде.”, ди ул.

Мищенко үзе элек “Яшь Русия” һәм “Русский образ” арасында хезмәттәшлек булуын яшерми. Әмма оешманы үз канаты астына алу гаебеннән баш тарта.

“Русский образ белән безнең берничә проект булды. Без Сербия, Косовога бардык. Алар канунсыз миграция һәм милли җинаятьчелек нигезендәге канун чыгару инициативасы белән миңа чыкты. Шул гына. Ниндидер тыгыз хезмәттәшлек һәм аларны яклап килүдә гаепләү бик көлке” ди ул.

Хокук яклаучы Лев Пономарев сүзләренчә, әлеге хәлләр күбрәк сәяси төсмер ала башлады.

“Моны концертларга йөрүче панклар дип кенә әйтеп булмый. Алар өчендә сәясиләшкән һәм социальләшкән төркемнәр дә бар. Һәм антифашистлар нәкъ шундый оешма. Бу нациячелекнең кабат торгызылуына борчылган яшьләр”, ди ул.

Пономарев сүзләренчә, хөкүмәт әлеге проблема белән азрак шөгыльләнгән саен, Кремль тарафлы яшьләр оешмасы, мисал өчен шул ук “Яшь Русия” хәрәкәте үзенә күбрәк яшьләрне тарту өчен ксенофобик шигарьләр куллана.

“Хәзер бит “Яшь Русия”оешмасы белән милләтчеләр арасында яшьләрне үз ягына җәлеп итү өчен көрәш бара. Бу исә антифашистларны тагын да ныграк хәрәкәт итәргә сәбәп тудыра”, ди Пономарев.
XS
SM
MD
LG