Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сары журналистика чәчәк ата


«Ньюс Медиа» генераль директоры Арам Габрелянов
«Ньюс Медиа» генераль директоры Арам Габрелянов

Кычкырып торган баш исемнәр, шаккатыргыч гайбәтләр, ярым-шәрә кызлар... Бу кәсепнең атасы саналган Арам Габрелянов Мәскәүдә журналистика мәктәбен ачты.

Арам Габреляновны кайберәүләр Русиянең Руперт Мэрдокы дип атый. Кайнар хәбәрләр һәм шаккатыргыч гайбәтләр таратуга нигезләнгән кәсеп ярдәмендә миллионер булган кеше.

Аның «Ньюс Медиа» дип аталган нәшрият йортына «Жизнь», «Твой день» исемле газеталар, Life.ru интернет порталы керә. Тиздән шоу-бизнеска багышланган «Жара» исемле яңа журнал чыга башларга тиеш.

Шушы медиа империяне журналистлар белән тәэмин итү өчен Габрелянов үзенең журналистика мәктәбен ачып җибәргән.

“Русиядә сыйфатлы һәм сыйфатсыз журналистика бар диләр, мин моның белән һич килешмим, – ди Габрелянов. – Минемчә, журналистика кызыклы йә кызыксыз гына була ала.”

Габрелянов нәрсәне кызыклы дип санаганын белү өчен аның басмаларын ачып карау җитә.

"Сары журналистикага ихтыяҗ бар"


2 миллион данә тираж белән чыгучы «Жизнь» (zhizn.ru) атналык газетында төрле киңәшләр, гороскоплар, танылган кешеләр турында гайбәтләр басыла. Әйтик, Иосиф Кобзон йә Валентина Толкунова кебек танылган җырчыларның хастаханә юлларын таптаулары җентекләп тасвирлана.

«Твой день» (tden.ru) газеты тагы да “кыюрак” материаллар тәкъдим итә: танылган ТВ алып баручысы Ксения Собчакның ялангач төшкән фотосы дисеңме, яисә World Class хуҗабикәсе Ольга Слуцкерның балаларын элекке иреннән качырып Англиягә озатырга тырышуы турында язма.

Габреляновның медиа империясе кайнар хәбәрләрне дөньяга беренче булып таратырга тырыша. Әйтик, Life.ru порталында җомга иртәсенә узган төндә үтерелгән православ атакае Даниил Сысоевның хатыны белән видео әңгәмә урнаштырылган иде.

Узган ел Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең Төркиядә ялы вакытында ихтимал вафаты турында гайбәтләр таралгач, аны ял урынына барып эзләп тапкан һәм исән-сау икәнен дөньяга җиткерүчеләр нәкъ менә Life.ru журналистлары булды.

“Life.ru кебек көчле проектның пәйда булуы Русия журналистикасына зур йогынты ясады, – ди Русиянең нәшриятчеләр гильдиясе вице-президенты Василий Гатов. – Әлбәттә, аларны күрмәмешкә сабышырга, бу кешеләр профессияне юкка чыгара дип зарланырга була, ләкин андый журналистикага даими ихтыяҗ бар.”

"Бу журналистика түгел, ерунда"

Журналистика кәсебен Габрелянов 1980нче елларда Мәскәү университетында үзләштергән. “Күз буяу” серләренә совет мәктәбенең чикләү системы өйрәтте, дип шаярта ул.

Көнбатыш басмалары сакланган университет архивына үтеп керү өчен рөхсәтем бар дип ул башта деканны алдаган, аннары рөхсәт кәгазендә куллану вакытын бер ел итеп үзгәрткән.

Шул бер ел буена Габрелянов архивта британ газетларын укып яткан. Аңа бигрәк тә Руперт Мэрдокның Тһе Sun таблоиды ошаган. Мэрдокны ул гомумән пот итеп күрә.

«Твой день» газетын ачып карасаң Тһе Sun белән охшашлык ярылып ята: шул ук җете кызыл, кара төсләр, эре хәрефле баш исемнәр һәм өченче биттә ярым-шәрә кыз сурәте.

Габреляновның журналистика мәктәбен ачу хәбәре кайбер белгечләрдә гаҗәпләнү хисләре уятты.

“Мин бу турыда берни белмим, ләкин әгәр ул мәктәпне «Твой день» кебек газетлар чыгаручы холдинг оештыра икән, бу инде журналстика түгел, бу ерунда”, - ди Экстремаль журналистика үзәге башлыгы Олег Панфилов.

"Иң мөһиме – беренче булып язу"

Габреляновның журналистика мәктәбендә уку өчен 6 айга 24 мең рубль түләргә кирәк. Мәктәпне бетерүчегә нинди дә булса рәсми диплом бирелми, ләкин ул кеше «Ньюс Медиа» империясенә кергән берәр басмага эшкә урнаша ала.

Сары журналистика серләренә “Русия Мэрдокы” үзе өйрәтә. Таблоид өчен иң мөһиме – беренче булып язу, – ди ул. Ләкин, нинди генә сенсация булмасын, ул төгәл хәбәр булырга тиеш, дип тә өстәп куя.

Шушы ярышта “Комсомольская правда”, “Аргументы и факты” кебек басмаларны узуы турында Габрелянов горурланып әйтә.

Мисал итеп күптән түгел булган “Япончик” атлы җинаятьченең үтерелү вакыйгасын китерә. Без бу турыда беренче булып, башкалардан бер сәгать иртәрәк белдек. Милиция килгәнче урынга барып видео төшердек, барысы өчен дә түләдек. Соңнан милиция бездән ул видеоны сорап алды, дип сөйли Габрелянов.

«Ньюс Медиа» сенсация артыннан куганда акчасын кызганмый, дигән караш бар. Мәгълүмат өчен милициягә акча түләвен Габрелянов кире кага, әмма Милиция көнендә кесә телефоннары өләшүен, аракы белән сыйлавын яшерми.

Олег Панфилов сүзләренчә, «Ньюс Медиа» иминлек хезмәтләре белән яхшы элемтәдә тора, шул сәбәпле һәр урынга беренче булып өлгерә.

"Президентка тел тидерергә ярамый"

Шул ук вакытта, «Ньюс Медиа» үзенә үзе керткән кайбер чикләүләр дә бар. Аның басмаларында Русиянең югары рәсмиләренә тәнкыйть сүзе юк, бары тик мәдхия генә.

Габрелянов үзенең шәкертләрен премьер йә президентка тел тидермәскә өйрәтә. Сары матбугат консерватив булырга тиеш, ди ул.

“Путинның рейтингы 70%, Медведевныкы 65%, моңа каршы берни эшләп булмый, – ди Габрелянов. – Һәм эшлисе дә килми, чөнки бу Русия мәнфәгатендә түгел.”

Нәтиҗәдә, Кремль безнең эшкә тыкшынмый, ләкин берүк вакытта үзенең пулына да кертми, ди ул.

Президентка ияреп йөрүче журналистлар пулына кертергә сорагач, Габреляновка, башта өченче биттән ярым-шәрә кызларны ал дигән шарт куйганнар. Ул баш тарткан.

Заманында Мэрдокка да нәкъ шундый таләп куелган булган. Ул да кире каккан. Хәзер ул дөнья җитәкчеләре белән мәҗлестән мәҗлескә йөри. 4 миллиард доллар милеге бар. Аның медиа империясенә Times, Wall Streer Journal кебек абруйлы басмалар керә.
XS
SM
MD
LG