Халдей сурәтләре

1
Советлар аләме акрынлап янучы Берлин өстеннән җелферди. 1945 ел, 2 май.
Евгений Халдей сугыш вакытындагы билгеле фотохәбәрчеләрнең берсе. Ул төшергән фото сурәтләр Русиянең барлык үзәк матбугат чараларында урын алган. Халдей беренче фотосурәтен 13 яшендә үзе ясаган фотоаппарат белән төшерә. Ә 18 яшендә исә ул фотохәбәрче булып эшли башлый, ә 1939 елдан ул "Фотохроника ТАСС" да фотохәбәрче вазифасын башкара.
Ул төрле темаларга фоторепортажлар әзерли, әмма Халдейның төп темасы - Беренче бөтендөнья сугышы була. Халдейның сугыш вакытында төшерелгән фотолары билгеле хакыйкать, тарихи документлар булып саклана. Сугышының 1418 көнен ул «Leica» фотокамерасы белән Мурманскидан алып Берлинга кадәр үтә. Әлеге фронт фотосурәтләре күп кенә китап һәм энциклопедияләрдә урын алды.
Сугыш тәмамланганнан соң Халдей эштән алына. Әмма ул яраткан шөгылен ташламый, ә "Правда", "Советская культура" газеталарында штаттан тыш фотохәбәрче булып тора.
Бүгенге көндә Евгений Халдейның фотоальбомнары

2
Иосиф Сталин (ак киемнән) ярдәмчеләре һәм киңәшчеләре белән. Потсдам, 1945 ел, июль.

3
Халдей Берлиндагы Рейхстаг бинасы каршында. 1945 ел, май.

4
Сугыштан соң мәхкәмә каршында килеп баскан иң затлы фашист офицеры Гермен Геринг. Ул американ хәрби полициясе тарафыннан Нюрембург докында тоткарланды.

5
1945 елның гыйнварь аенда рус гаскәрләре тарафыннан Будапештны азат итүеннән соң таккан сары йолдызларын яһүдләр салмый.

6
Бу хатын Русиянең төньягында урнашкан Мурманск шәһәрен җир белән тигезләргә дип чыккан Гитлердан кача. 1942 ел, июнь.

7
Үз –үзләренә кул салу һәм күпләп үтерүләр дәвам итә. Вена, 1945 ел.

8
Берлин. 1945 ел, май.

9
Дмитрий Шостакович форпепианода уйный. Мәскәү, 1957 ел.