Дмитрий Медведев: варис сүрәтләре

1
Медведев дусты һәм җитәкчесе Владимир Путинның күзәтүчән карашы астында күтәрелде. Үзгәртеп кору чорында формалашкан яшь буын вәкиле буларак тәкъдим ителсә дә, 17 ел буе Путин җитәкчелегендә эшләве аның иске ысул кешесе булуын күрсәтә. Президент буларак Медведев Путинның административ һәм хокукый тәҗрибәсе нигезендә эш итәр дип көтелә. Путин премьер-министр буларак аны күзәтеп торачак.

2
Медведев 1965 елның 14 сентябрендә укытучылар гаиләсендә туа. Аның атасы университет профессоры, анасы мәктәп укытучысы. Ул Питербур янындагы Купчино бистәсендә шушы йорттагы бер кечкенә генә фатирда 30 ел чамасы яши.

3
Купчиноның Медведев укыган N-301 мәктәбе укытучылары аны тырыш, белемгә омтылучан, уенга вакыты бик булмаган укучы буларак искә ала.

4
Купчинодан Медведев хәзерге Питербур Дәүләт Университетының юридик факультетына укырга китә. 1990 елда кандидатлык диссертациясен яклый һәм Рим хокукын укыта башлый. Шул ук факультетны тәмамлаган Путин белән таныша.

5
Медведев җитәкчеләренең берсе Путин булган Питербур шәһәр идарәсенә эшкә чакырыла. 2000 елда Путин Медведевны президент идарәсе башлыгы урынбасары итеп эшкә ала. Соңрак ул Газпромның мөдирләр шурасы рәисе итеп билгеләнә.

6
Медведев яшьләргә якын, джинс чалбар киюче, технология белән дус җитәкче итеп күрсәтелә. Ул үзен Интернет "корты", Deep Purple төркеме җанатары итеп таныта. Казанда үткән "Русия Алга" чарасына Медведев менә шулай киенеп килде.

7
Йомшак, киң күңелле сәясәтче итеп сүрәтләнүенә карамастан, Медведев үзенең шактый кырыс булуын да күрсәтте. Газпром җитәкчесе буларак ул 2006 елда Украинага газ җибәрүне туктатты һәм күптән түгел генә тагын газны ябу белән янады.

8
Медведев 7 яшьлек малай чагында Купчинода танышкан кызга, Светлана Линникка 1989 елда өйләнә. Уллары Илья туганнан соң Медведев теләге белән хатыны өйдә утырып бала карау белән генә шөгылләнә.

9
Медведев 23 яшендә Рус Православ Чиркәвендә чукындырыла. Моны ул тормыш юлын үзгәрткән вакыйга буларак искә ала. Рус Православ Чиркәве һәм Чиркәү башлыгы патриарх Алексий II аңа ныклы яклау күрсәтеп килә.

10
Медведев президентлыкка намзәт итеп чыгарылганнан соң Мортаза Рәхимов "Медведев Путин командаһынан булараҡ Рәсәйҙең ғәмәлдәге президенты башлаған курсты һөҙөмтәле дауам итер тип ышанам," - диде.

11
Путин халыкны сайлауга чакыру мөрәҗәгатендә турыдан-туры Медведевка тавыш бирергә өндәмәсә дә аның сайлау алды чыгышларындагы төп сүзләргә ишарәләде.