Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус теленең сафлыгын саклау өчен чиркәү цензурасы кертелерме?


Самар мөфтиятенең идеологы диннәрнең тигезлеген тәкърарлап йөргәндә, муллаларның русча вәгазь сөйләгәннәрен тыңлап колак сынганда, мөфтият газеты саналган “Ислам-Нур” русча чыкканда, рус чиркәве мәктәпләрдә чиркәү телен укытуны көн тәртибенә куя.

Самарда чыга торган атналык 16 битле “Православная народная газета”ның 20нче саны үзенең төпле язмаларында поплар фикерен инде галимнәр һәм сәясәтчеләр авызыннан яңгырата башлады.

Тәрбия өлкәсендәге иң зур бүләкне дә быел “Православ культурасы нигезләре”н язучылар - атакай Шестунга һәм Елена Бельчикова, Тамара Сливкиналарга бирделәр.

Самар өлкәсе буенча Баш федераль инспектор Сергей Сычев чыгышыннан фикер: “Нинди генә югары технологияле мәктәп булмасын - ул чынбарлыкта православ цивилизациясен сеңдерергә тиеш. Бүген бу проблеманы хәл итүдә гаҗәеп зур рольне чиркәү башкара".

Православ семинариясе ректоры архиепископ Сергий: ”Әгәр дә урта мәктәпләрдә иске чиркәү телен укытканда, рус телен тулысынча саклаячакбыз. Рус православ чиркәве рус телен саклауда иң ышанычлы ярдәмче булачак”, ди ул.


Самар түрәсе Виктор Тархов исә: "Чынбарлыкта рус телен саклаучы булып Рус православ чиркәве тора. Рус православ чиркәве канаты астында рус телен саклау буенча цензура оештыруны тәкъдим итәм”, ди.

“Православная народная газета” үзенең 12нче битен тулысынча татарларга багышлаган. Сүз быел Казанда узган Хәтер көне турында бара. Тулаем алганда Хәтер көне Русиягә каршы акция дип бәяләнә. Язманың кереш сүзендә болай диелгән: ”Менә инде ике дистә ел буена Хәтер көне ачыктан-ачык Русияга каршы акция төсендә уза”.

“Нәфрәт юлы буйлап" ("Маршрутом ненависти”) дигән язманы нигәдер Хәтер көнендәге рәсем белән түгел, ә борынгы сурәт белән бизәгәннәр, анда тәкәббер рус байлары баскан, ә каршыларында тезләнгән түбәтәйле татарлар. Ә эчтәлеге буенча бу сурәт тә туры килә бүгенге халәткә.
XS
SM
MD
LG